From Wikipedia, the free encyclopedia
Тимур Сираҗетдинов, Тимур Гали улы Сираҗетдинов (1969 елның 20 гыйнвары, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград — 2000 елның 10 марты, РФ, Чечня, Рус-Мартан районы, Гой-Чу) — РФ юстиция министрлыгы эчке хезмәт капитаны, РФ Минюсты ГУИН Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең укыту бүлекчәсе инструктор-методисты, Икенче чечен сугышында катнашучы, РФ Каһарманы (2000, вафатыннан соң).
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Хәрби хезмәттә төшкән фоторәсемнәре. | |
Тимур Сираҗетдинов | |
---|---|
Туу датасы | 20 гыйнвар 1969 |
Туу урыны | СССР, РСФСР, Ленинград |
Үлем датасы | 10 март 2000 (31 яшь) |
Үлем урыны | РФ, Чечня, Урус-Мартан районы, Гой-Чу |
Иялек | СССР→ РФ |
Дәрәҗә | эчке хезмәт капитаны |
Җитәкчелек иткән | РФ ЮМ ГУИН Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең укыту бүлекчәсе инструктор-методисты |
Бүләкләр һәм премияләр |
1969 елның 20 гыйнварында Ленинград шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе Гали Сәгади улы, әнисе Галина Якуп кызы. Сеңлесе Диана. Кечкенәдән спорт белән дус булган, гаиләсе белән походларга йөрергә яраткан, автомобиль модельләре ясау белән мавыкккан. Ленинградның Выборг районы 534нче урта мәктәбен (1986), М. В. Фрунзе исемендәге Ленинград тимер юл гаскәрләре һәм хәрби элемтәләр югары хәрби укуханәсен (1990), читтән торып РФ ЭЭМ академиясен тәмамлаган.
1986-1990 елларда хәрби хезмәттә була.
1990-1993 елларда, хәрби хезмәттән китеп, Ленинградта кече предприятиеләр берлегендә инженер булып эшли.
1993 елда хәрби хезмәткә кире кайта, РФ Минюстының җәзаларны үтәтү баш идарәсе (рус. ГУИН, ФСИН) Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең махсус бурычлы отрядына (1995 елдан «Тайфун»[1]) урнаша. «Тайфун» составында 6 тапкыр Чечня белән Дагыстанга командировкага җибәрелә, шунда хәрби хәрәкәтләр вакытында яралана, тәненә 66 кыйпылчык ала.
1999 елның август-сентябрендә Дагыстан авыллларыннан кораллы фетнәчеләрне кысып чыгаруда катнаша. Ике «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.
2000 елның мартында Руслан Гелаев (en) җитәкчелегендәге мең ярым кораллы фетнәче урнашкан Гой-Чу авылын уратып алуда катнаша. 10 мартта сугыш барганда утсибәр пулялары белән каты яралана һәм күп кан югалтудан вафат була. Санкт-Петербургның Серафим зиратында Дан аллеясында дәфен ителгән.
РФ Президентының 2000 елның 29 августындагы № 1597 указы белән РФ Каһарманы исеме бирелә.
2005 елда Санкт-Петербургның Выборг районындагы үзе тәмамлаган 534нче урта мәктәпкә исеме бирелгән[2].
534нче урта мәктәп урнашкан Раздельная урамын Тимур Сираҗетдинов урамы итеп үзгәртүгә Санкт-Петербург хөкүмәте һәм топонимик комисиясе («исем-фамилиясе әйтү өчен авыр» дигән сылтау белән) ризалык бирмәгән.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.