Чечня
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Чече́н Респу́бликасы (Чечня, шулай ук Чичнә; чеч. Нохчийн Республика, Нохчийчоь) — Россиянең Төньяк Кавказ федераль округына керүче республика. Көнбатышта Ингушетия һәм Төньяк Осетия белән, көнчыгышта Дагстан белән, төньякта Ставрополь төбәге белән һәм көньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Башкаласы — Грозный.
1922 елның 30 ноябрендә барлыкка килеп, 1936—1944 һәм 1957—1993 елларда Чичән-Ингуш АССР (һәм автоном өлкәсе) эчендә булды.
Remove ads
Географик мәгълүмат
Чечня Зур Кавказ тауларының (Чечнядә иң биек ноктасы — Тебулосмта тавы, 4493 м) төньяк битләүләрендә һәм аңа тоташкан Чичән тигезлеге һәм Терек-Кума түбәнлегендә урнашкан. Нефть, газ, төзелеш материаллари чыганаклары бар.
Икълиме континенталь. Гыйнварның уртача температурасы Терек-Кума түбәнлегендә -3°, тауларда -12° га кадәр, июльдә 21°…25°.
Уртача еллык явым 300—1000 мм. Эре елгалар — Терек, Сунжа.
Туфраклар тигезлекләрдә, нигезлдә, болын, кәтәнә вә аксым кәстәнә, калкулыкларда карбонатлы кара, елга үзәнләрендә аллювиаль, тауларда тау-урман һәм тау-болын. Терек-Кума түбәнлегендә әрем-алабута үсемлекләре, Чичән тигезлегендә дала һәи урманлы дала үсемлекләре үсә.
2200 метрга кадәр булган биеклктәге тауларда киң яфраклв урманнар, аннан югарырак субальп вә альп болыннары бар. Чечнядә кимерүчеләр һәм сөйрәлүчеләр күп; кошларда кыргый үрдәк, каз, дүдәк, Кавказ кыргавылы бар. Тауларда көрән аю, дуңгыз, бүре, урман мәчесе, кеш яши.
Remove ads
Халык
Җөмһүриятнең халык саны 1 200 000 кеше (2009). Халык тыгызлыгы — 85 кеше/км² (2009), шәһәр халкы өлеше — 35,0 % (2009).
Милләтләр буенча Чичәнстан халкы:
Торак пунктлар
Грозный | ↗280 263[8] |
Урус-Мартан | ↗54 248[8] |
Шали | ↗50 412[8] |
Гудермес | ↗50 009[8] |
Аргун | ↗33 207[8] |
Курчалой | ↗23 971[8] |
Ачхой-Мартан | ↗22 187[8] |
Цоци-Юрт | ↗19 231[8] |
Бачи-Юрт | ↗17 548[8] |
Гойты | ↗17 371[8] |
Автуры | ↗16 328[8] |
Катыр-Юрт | ↗13 558[8] |
Гелдагана | ↗12 866[8] |
Гехи | ↗13 051[8] |
Майртуп | ↗12 558[8] |
Самашки | ↗11 898[8] |
Шелковская | ↗11 924[8] |
Аллерой | ↗11 812[8] |
Алхан-Кала | ↘11 526[8] |
Серноводская | ↗11 492[8] |
Remove ads
Икътисад
Сәнәгатьнең төп тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар төзү, азык-төлек, агач эшкәртү, җиңел сәнәгать; төзелеш материаллары эшләп чыгарыла. Һөнәрмәндчелек үсеш алган. Авыл хуҗалыгында бодай, дөге, көнбагыш, шикәр чөгендере җитештерелә. Бакчачылык, йөземчелек вә яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Терлекчелектә МЭТ, сарык асрала.
Мәдәният
- Вайнах — Чечен Республикасының Ә.-Х. Кадыйров ордены кавалеры дәүләт бию ансамбле.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads