From Wikipedia, the free encyclopedia
Хисам Камалов (Хисам Нуретдин улы Камалов) – язучы, фронтовик шагыйрь, Тукай бүләге иясе.
Хисам Камалов | |
---|---|
Туган телдә исем | Хисам Нуретдин улы Камалов |
Туган | 14 апрель 1926 Кама-Исмәгыйль, Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР, ССРБ |
Үлгән | 2 ноябрь 2016 (90 яшь) |
Милләт | татар |
Һөнәре | язучы |
Бүләк һәм премияләре | (1986) |
1926 елның 14 апрелендә Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны (хәзерге Әлмәт районы) Кама-Исмәгыйль авылында туган. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли башлый.
Бөгелмә педагогия училищесын (1950), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1954) тәмамлый.
1954 - 1966 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр – балалар әдәбияты мөхәрририятендә эшли.
1967 елдан һөнәри язучы хезмәтендә.
2016 елның 2 ноябрендә кичке сәгать 18 дә вафат, Киндери зиратында җирләнгән[1][2].
1943 елның ноябреннән 1944 елның апреленә кадәр Суслонгер - Сурок хәрби лагерьларында әзерлек курслары үткәч, II Балтика фронтында артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Ике тапкыр яралана. Бер аягын өздереп, 1946 елны өенә кайта.
Беренче әдәби тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Тәүге шигырьләре “Татарстан яшьләре”ндә, соңга таба “Казан утлары”нда басыла.
1955 елда “Яңадан сафка” исемле беренче китабы, 1956 елда “Чияле тау” исемле икенче китабы дөнья күрә. Төп темалары – Бөек Ватан сугышы, туган җир, туган авыл табигате, андагы кешеләр язмышы[3].
“Яну” (1958), “Мәхәббәт хакы” (1961), “Туган җирдә” (1964), “Әнкәй истәлеге” (1964), “Яшьлек елмаюы” (1973), “Күңелдәге язулар” (1966) поэмалары бар.
1970 елдан башлап, проза әсәрләре яза башлый. Үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын кырыс һәм төгәл детальләр аша сурәтләгән “Һәркемнең гомере бер генә” (1975), “Безне өйдә көтәләр” (1982), “Үлгәннән соң яздым” (1989), “Түләнмәгән күз яше” (1995), “Үксезләр” (2004) һ.б. романнары бар[4].
1955 - 2000 елларда татарча һәм рус теленә тәрҗемәдә 28 китабы дөнья күрә.
ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1957).
Татарстанның халык язучысы (2001).
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1986) – “Һәркемнең гомере бер генә” һәм “Безне өйдә көтәләр” романнары өчен.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.