From Wikipedia, the free encyclopedia
Кириба́ти Җөмһүрияте́ (кириб. Ribaberikin Kiribati, ингл. Republic of Kiribati) — Тын океанда, Полинезия һәм Микронезиядә урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Маршалл Утраулары, Микронезия Федератив Штатлары территориаль сулары белән, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта Науру, Сөләйман Утраулары һәм Тувалу территориаль сулары белән, көньякта һәм көньяк-көнчыгышта Токелау, Кук утраулары һәм Француз Полинезиясе территориаль сулары белән чиктәш. Дәүләт составына 33 кечкенә атолл (шул исәптән Гилберт утраулары) керә, аларның унөчесендә генә яшиләр. Гомуми мәйдан — 726,34 км². Халык саны — якынча 92 533 кеше. Башкаласы — Көньяк Тарава.
Байрак
| |
Шигарь | For travellers |
---|---|
Башкала | Көньяк Тарава |
Халык саны | 119 438 (2020, Җанисәп) |
Нигезләнгән | 12 июль 1979 |
Сәгать кушагы | UTC+12:00, UTC+13:00, UTC+14:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 811.0 км² |
Координатлар | 1.47°N 173.03°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Танети Мамау |
Хөкүмәт башлыгы | Танети Мамау |
Икътисад | |
ТЭП | 227,6 миллион US$ (2021), 223,4 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Кирибати дуллыры, Аустралия дуллыры |
Туу күрсәткече | 3.73 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.624 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 68.46 ел (2020)[3] |
Джини коэффициенты | 27.8 (2019)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[5] |
Челтәр көчәнеше | 240 вольт[6] |
Телефон коды | +686 |
ISO 3166-1 коды | KI |
ХОК коды | KIR |
Интернет домены | .ki |
Кирибати Конституциясе (11нче статья) вөҗдан иреген һәм дин тоту иреген гарантияли [7]. 2012 елның хөкүмәт хисабы нигезендә, Кирибати халкының 96 % ы – христианнар [8], 1 % ы – башка диннәр тарафдарлары дип исәпкә алынган. Әлеге хисап нигезендә, мөселманнар ил халкының 0,01 % ын тәшкил итә [9].
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.