Тувалуның халкы 10 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 400 кеше. Этник төркемнәр: полинезиялеләр. Телләр: тувалу, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле)
Дин
Тувалу Конституциясе дин тоту иреген, шул исәптән, бер диннән икенче дингә күчеп, динне үзгәртү иреген, мәктәптә дини белем алудан яки мәктәптә дини тантаналарда катнашудан баш тарту хокукын гарантияли [5].
Тувалуда өстенлекле дин – христианлык. Тувалу чиркәве (Te Ekalesia Kelisiano Tuvalu, EKT) – Тувалуның дәүләт дине, бу статус аңа «зур милли чараларда махсус хезмәтләр кылу өстенлегенә» хокук бирә. 2017 елда архипелагтагы барлык 11 мең кешенең 97% ы Тувалу чиркәве тарафдары булган. Тувалуда шулай ук җиденче көн адвентистлары, католиклар, протестантлар, Йәһвә шаһитлары, баптистлар җәмгыятьләре, христиан булмаган диннәрдән Бәһаи (Нанумеа атоллында таралу алган), Ислам (әхмәдия) җәмгыятьләре төзелгән [6].