Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгыmap
Remove ads

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (рус. Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Остров-град Свияжск») — Татарстанның Яшел Үзән районы Зөя авылында урнашкан дәүләт мәдәният оешмасы (музей-тыюлык). Экспозицияләр утрау-шәһәрчекнең оешуыннан алып XX гасыр башына кадәрге административ, социаль-икътисад, мәдәни үсеше, җирле халыкларның кәсепләре тарихы белән таныштыра.

Кыска фактлар Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгы, Дәүләт ...

Кыска фактлар «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, Нигезләү датасы ...
Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Remove ads

Музей-тыюлыкка керә

Утрау-шәһәрчектә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Мәрьям Ананың дөньялыктан күчү кәшишханәсе (Успение монастыре, рус. Свияжский Успенский монастырь) урнашкан.

Thumb
Успение монастыре

Биналар

Музей объектлары XVI гасырның уртасы — XX гасыр аралагында төзелгән биналарда урнашкан. Мәсәлән, «Зөя тарихы музее» — 2009 елдан башлап, элекке эшлекле очрашулар урыны булган комплекста (18381840 елларда төзелгән), «Елга музее» яңа корылган Зөя елга вокзалында урнашкан.

Тарих

1987 елда утрауда ТР сынлы сәнгать музее филиалы оеша. «Зөя утрау-шәһәрчеге» музее Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 28 августында кабул ителгән 584нче санлы карары нигезендә оештырыла. 2015 елдан — музей-тыюлык статусында[1]. Музейны булдыру өчен башлангыч чорда ким дигәндә 6 млрд сум акча таләп ителә[2]. Музей-тыюлыкны булдыру эше белән ТР беренче президенты М. Ш. Шәймиев химаячелегендәге «Болгар һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча “Яңарыш” фонды» (рус. Фонд «Возрождение») җитәкчелек итә.

Экспонатлар

Тыюлыкта күп санлы борынгы рус архитектурасы, православие һәм тарих һәйкәлләре сакланган. Дәүләт сагында 37 мәдәни мирас объекты тора: аларның 19ы — федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия, 18е — төбәк (Татарстан) дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Музей фондында 33 398 саклау берәмлеге (24 129 берәмлек төп фондта һәм 9 269 берәмлек фәнни-ярдәмче фондта) исәпләнә (2014 елның 1 гыйнварына). 20 220 саклау берәмлеге — археология табылдыклары, 1 356 саклау берәмлеге — декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, 1 134 саклау берәмлеге — нумизматика һ. б. экспонатлар. «Археология» тупланмасында Зөя елгасы ярында табылган һәм, югары дымлы климат булу сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр сакланган күпсанлы чынаяк кирпеч, балчык эшләнмәләр, акча, агач һәм күн әйберләр тупланган. «Сәнгать» тупланмасында тормышлары һәм иҗатлары Зөя шәһәрчеге белән бәйле булган рәссамнарның дистә еллар дәвамында тапшырылып килгән эшләре урын алган.

Remove ads

Экскурсияләр

  • Зөя ныгытмасыннан Россия мәмләкәтенә кадәр
  • Гаҗәеп утрау-шәһәрчекнең тарихи елъязмасы
  • Зөя шәһәрчеге турында әкиятләр
  • Зөя шәһәре тарихы битләреннән

Галерея

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы
Thumb
Елга вокзалына төшүче урам
Елга вокзалына төшүче урам  
Thumb
Агачтан эшләнгән Троица чиркәве
Агачтан эшләнгән Троица чиркәве  
Thumb
Зөя елга вокзалы. «Елга музее» да шунда
Зөя елга вокзалы. «Елга музее» да шунда  
Thumb
«Зөя тарихы» музее
«Зөя тарихы» музее  
Зөя утрау-шәһәрчеге ерактан күренеше
Зөя утрау-шәһәрчеге ерактан күренеше  

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads