Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы
Remove ads

«Ленино-Кокушкино» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы (рус. Государственный историко-культурный музей-заповедник «Ленино-Кокушкино») — Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино (Апакай) авылында урнашкан дәүләт (РФ) бюджетындагы мәдәният оешмасы (музей). 2022 елдан ТР милли музее филиалы. XIX гасыр асылзатлары көнкүреше, В. И. Ленинның туганнары Бланклар һәм Ульяновлар гаиләсе тарихы белән таныштыра.

Кыска фактлар Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы, Нигезләнү датасы ...
Кыска фактлар Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы, Нигезләү датасы ...
Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...

«Ленино-Кокушкино тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы» исеме белән Татарстан Республикасы Милли музееның структур бүлекчәсе булып тора[1][2].

Remove ads

Тарих

1847 елда табиб А. Д. Бланк (В. И. Ленинның әнисе ягыннан бабасы) Апакайда утар сатып ала. Әлеге утарда В. И. Ленинның әнисе Мария Александр кызы Ульянованың(рус.) яшь чагы, В. И. Ленинның балачагы, 18871888 еллардагы сөрген вакыты уза. 1917 елгы инкыйлаб чорында әлеге утар тар-мар ителә. 1936 елга кадәр биредә ташландык җир була. 1939 елның 20 гыйнварында, ССРБ БҮБК президиумы каршындагы инкыйлаб һәйкәлләрен саклау буенча комитетның 1934 елның 16 декабре һәм 1936 елның 2 марты карарлары буенча, Апакай авылында сакланып калган флигельдә беренче мәртәбә В. И. Ленин музее ачыла. Музейны оештыруда В. И. Ленинның туганнан туганы Николай Иван улы Веретенников һәм әнисе Мария Александр кызының бертуганының кызы Е. Л. Жакова ярдәм итә. 19861987 елларда, архив материаллары нигезендә, музей составындагы барлык агач биналарны торгызу эшләре башкарыла. «В. И. Ленинның Ленино-Кокушкинодагы мемориаль музее» исемен ала. 2003 елда В. И. Ленинның музее базасында музей-тыюлык оештырыла[3]. Максаты — Александр Дмитрий (Мойша) улы Бланкның XIX гасыр утары комплексын саклау. 2004 елның 6 июнендә музей ачыла.

2022 елның апреленнән музей статусы ТР милли музееның филиалы итеп үзгәртелә. Әлеге музей ― ТР Милли музееның 13нче филиалы [4].

Remove ads

Экспонатлар

Гомуми мәйданы (парклар белән) — 7,6 га, күргәзмәләр мәйданы — 456 кв. м. Тыюлык үз эченә А. Д. Бланкның агачтан салынган ике катлы йортын, җәйге йортын (флигель), хуҗалык корылмаларын, агачлар паркын, декоратив куаклыкны, каенлыкны һәм төзекләндерү элементларын ала. Музей-тыюлык тупланмасына 677 экспонат (20 графика, 10 сын, 479 гамәли сәнгать, көнкүреш һәм этнография әйберләре, 15 документ, 86 фәнни-табигать әйберләре, 67 башка материал) керә. Экспозицияләр Бланклар һәм Ульяновлар гаиләсенең — XIX гасыр асылзатларының көнкүрешен тасвирлый.

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads