Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте

ислам дини оешмасы (Абхазия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте
Remove ads

Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте (рус. Единое духовное управление мусульман Абхазии, ЕДУМА) ― өлешчә танылган дәүләт Абхазия территориясендә яшәүче мөселманнарның мөстәкыйль, дәүләтнеке булмаган дини ислам оешмасы. 1996 елда мөселманнарның ирекле белдерүе нәтиҗәсендә булдырылган. 2014 елның 11 сентябрендә Абхазия юстиция министрлыгында юридик зат буларак дәүләт теркәлүе узган (теркәлү таныкнамәсе АВ № 005045).

Кыска фактлар офис:, Оешма төре: ...
Remove ads

Тарих

Төп мәкалә: Абхазиядә ислам

Абхазия территориясенә ислам XVI гасырда Госман империясе хакимлеге вакытында үтеп кергән һәм XIX гасырга кадәр дәүләт дине булып торган.

Советлар заманы

Абхазиядә Советлар хакимияте урнашкач, ислам, гомумән, дәүләт структуралары тарафыннан дин буларак танылмый башлаган.

Совет Абхазиясенең соңгы мөфтиләренең берсе ― Гудаута районы Дурипш авылында яшәгән Арутан Шумаф улы Гицба (1881–1996) [1].

Яңа заман

1996 елда Абхазия мөселманнарының ирекле белдерүе һәм Абхазиянең беренче (1994―2005) президенты Владислав Ардзинбаның(рус.) (1945―2010) турыдан-туры ярдәме белән Абхазия мөселманнары Диния нәзарәте, дини, мөстәкыйль, дәүләтнеке булмаган оешма буларак, оештырыла [2].

2003 елда үткәрелгән социологик сораштыру мәгълүматларына караганда, Абхазиядә яшәүчеләрнең 16 % ы үзләрен мөселман дип саный. Әмма, мөфти Тимур Дзыба раслаганча, Абхазиядә үзен мөселманнарга кертеп караучы, әмма динне начар белүче һәм барлык кануннарны үтәмәүче гражданнарның 25 % ы яши.

Президент Владислав Ардзинбаның 1995 елның 5 гыйнвары Указы белән мөселманнарның Корбан бәйрәме республиканың барлык халкы өчен эш көне булмаган көн дип танылган [2].

Рәисләр

Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәтен төбәктәге мәчетләрнең руханилары һәм дини җәмгыятьләр вәкилләре катнашкан съездда сайланучы мөфти җитәкли.

  • 2005 елның 20 мартында Сухумда Абхазия мөселманнарының беренче съезды үткәрелә, әлеге съездда илнең өр-яңа тарихында Абхазия мөселманнарының югары мөфтие итеп мөһаҗирләр нәселе ― Адил Габлиа (абх. Адил Габлиа (Тыҟәиҧа), 1931–2011) сайлана [3].
  • 2011―2017 елларда ― Салих (Станислав) Кварацхелия, Сухуми мәчетенең имамы.
  • 2017 елдан ― мөфти Тимур Дзыба.
Remove ads

Мәчетләр

Төп мәкалә: Сухуми мәчете
Thumb
Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте урнашкан Сухуми мәчетенең урам яктан күренеше

Абхазия Республикасында Гудаута һәм Сухум шәһәрләрендә ике мәчет бар (дөресрәге, гыйбадәт йортлары, чөнки архитектура ягыннан аларны мәчетләр дип атап булмый). Әлеге биналар Абхазия хөкүмәте тарафыннан тулы кыйммәтле мәчетләр төзелгәнче кулланып тору өчен тапшырылган [4]. Россия һәм Кавказ төбәкләре мөселманнарының финанс ярдәме белән мәчет янәшәсендәге йортларны сатып алып, Сухуми мәчетен зурайту эше дәвам итә.

Remove ads

Басма орган

2007 елдан Абхазия мөселманнарының бердәм Диния нәзарәте басма органы ― рус телендә «Баракят» (Бәрәкәт) газетасы чыга.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads