Мөселман

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мөселман
Remove ads

Мөселман, мөслим (гарәп. مسلم) — Ислам дине тәгълиматы буенча яшәүче кеше[1].

Thumb
Намаз кылучы мөселманнар

Мөселманнарның дини практикалар Исламның биш баганасында тасвирланган.

Дөнья буйлап үзен мөселман дип билгеләүчеләр саны 1,3 — 1,8 млрд кеше дип исәпләнә.

Билгеләмә

Ислам динендә мөселман — Аллаһ тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәт пәйгамбәрнең аның илчесе һәм рәсүле булуына шәһадәт иткән һәм Исламның биш баганасында тасвирланган тәртиптә яшәргә торышкан кеше.

« Әһле ислам арасында «мөселман» белән «мөэмин» дигән төшенчәләрне дөрес аңлау юк. Баштарак мин дә: «Мөэмин» ул «лә илаһа иллә Аллаһу» кәлимәсен әйтеп иман китергән кеше була, ә «мөселман» – моннан тыш биш вакыт намазны, ураза, хаҗ, зәкят кеби фарызларны тәмам төгәл үтәп баручы була. Димәк Аллаһ каршында мөселман мөэминнән югарырак тора» – дигән гомум ислам милләте тарафыннан кабул ителгән хөкемгә ияргән идем. Аннары айныдым. Аллаһ үзләренең мөэминнәр булуларын дәгъвалаган гарәпләргә: «Сез мөэминнәр түгел, сез мөселманнар гына әле» – дип җавап бирергә кушканын күрәчәкбез.[2] Нигә болай? Чөнки, аять сүзләре белән әйткәндә: «Иман сезнең йөрәкләрегезгә әле үтеп кермәде».[3][4]
»
Thumb
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
Шәһадәт Намаз Зәкят Ураза Хаҗ
Кодси шәһәрләр
Мәккә Мәдинә Кодүс
Шәхесләр
Мөхәммәд Әбү Бәкер Гали
Госман Гомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа ел Ислам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
Корбан Гашура
Биналар
Мәчет Манара
Михраб Кәгъбә
Дин әһелләре
Имам Мөәзин Мулла Мөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
Коръән Хәдис Сөннәт
Фикһ Фәтва Шәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
Мөгътазилиләр Хариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
Ваххабчылык Сәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Мөселманнар турында Коръәндә

Мөселманнар турында Хәдистә

Remove ads

Мөселман җәмгыятьләренең хәле

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы

Thumb
ИХО әгъза һәм күзәтүче илләре харитасы.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләре җәмгыятьләрендә кеше хокуклары һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләдә радикаль карашлар өстенлек итә:

  • Гарәбстан ярымутравы илләре (Йәмәннән тыш) хәттә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1966 елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында билльның «Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт» һәм «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт» исемле халыкара конвенцияләрне имзаламаган.
  • Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе (en) таләпләре хәттә аны имзалаган мөселман илләр җәмгыятьләрендә игътибарсыз калдырыла.

Татарстан

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгының беренче ярдәмчесе һәм пресс-сәркәтибе Рөстәм Батровның 2014 елның 1 февраль көнендә «Бөтендөнья хиҗаб көне» (en) уңаеннан кешенең Аллаһ Тәгалә алдында тышкы дини атрибутлары мы, иманы мы әһәмиятлерәк мәсьәләсенә багышланган мәкаләсе[7] һәм Хәнәфи мәзһәбенең шик астына салына алмаслык догма булуы турында башка фикерләре аркасында үз вазыйфаларыннан читләштерелүе турында хәбәрләр чыкты.[8]

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads