Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте
дини оешма (Майкоп, Адыгея, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте (адыг. Адыгэ Республикэмрэ Краснодар Чӏыгумрэ ыс мыслъымэнхэм я дин Iофшӏэпӏэ, рус. Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Республики Адыгея и Краснодарского края, ДУМ РА и КК) ― Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнарының үзәкләштерелгән бәйсез төбәк оешмасы. Диния нәзарәте Майкоп җәмигъ мәчете комлексында урнашкан. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына керә.
Remove ads
Тарих
Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнарының төбәк нәзарәте 1991 елның 20 апрелендә Адыгеяның Кызыл Гвардия районы Адамий авылында узган мөселманнарның беренче съездында оештырыла. Әлеге съездның урыны төбәк мөселманнарының соңгы рәсми корылтае 1927 елда шул ук авылда уздырылу билгесе итеп сайланган [1]. Съезд эшендә Адыгея Республикасының һәм Краснодар краеның мөселманнар күпләп яши торган барлык торак пунктларыннан делегатлар катнашкан. Съездда төбәк Диния нәзарәтенең беренче мөфтие итеп иорданиядән чиркәс репатрианты Мос Чениб сайланган.
1993 елның 13 мартында Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының чираттагы корылтаенда төбәк Диния нәзарәтенең Уставы кабул ителгән[2].
1998 елның 25 апрелендә, 2002 елның 20 ноябрендә, 2004 елның 24 ноябрендә һәм 2008 елның 12 ноябрендә төбәк Диния нәзарәтенең Уставы съездлар карарлары белән тулыландырылган.
Remove ads
Эшчәнлек
Төбәк Диния нәзарәте үз эшчәнлеген мөселманнар съездында кабул ителгән Устав нигезендә Адыгея һәм Краснодар крае территориясендә Ислам динен төгәл тоту һәм киңрәк тарату максатында алып бара.
Устав нигезендә төбәк Диния нәзарәте түбәндәге чаралар үткәрә:
- Адыгея һәм Краснодар крае мәчетләрендә Ислам нигезләрен һәм гарәп телен укыту;
- Адыгея һәм Краснодар крае гражданнарын рухи-әхлакый тәрбияләү буенча уздырылучы төрле чараларда катнашу;
- Төбәк Диния нәзарәте Башкарма комитеты һәм шурасы эшләрен, шулай ук мөселманнар съездларын даими рәвештә үткәрү;
- Адыгея Республикасының һәм Краснодар краеның мөселманнар күпләп яши торган барлык торак пунктларында мөселманнар белән очрашулар уздыру;
- семинарлар, конференцияләр үткәрү һ. б.;
- Ислам әдәбиятын нәшер итү;
- төрле массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау.
Хәзерге вакытта төбәк Диния нәзарәтенә 12 район һәм 3 шәһәр мөселман дини оешмасы, Адыгеяда 40 җәмгыять һәм Краснодар краенда 7 җәмгыять керә.
Remove ads
Рәисләр
- 1991-1995 елларда – Мос Чениб
- 1995-1997 елларда – Сәет Хуако
- 1997-1998 елларда – Аслан Евтых
- 1998-2000 елларда – Әскарби Хачемасов
- 2000-2002 елларда – Әнвәр Шумафов
- 2002-2013 елларда – Нурби Емиж
- 2012 елның 24 ноябреннән – Әскарби Хаҗиби улы Карданов
Басма органнар
Төбәк Диния нәзарәте айга бер мәртәбә «Свет» газетасын, шулай ук «Азан» һәм «Нур» телетапшырулары әзерләп чыгара.
Төбәк Диния нәзарәте тарафыннан «Исламның сүнмәс уты», «Фәннәр призмасы аша Исламга караш» һ. б. китаплар нәшер ителгән [3].
Сылтамалар
- Официальный сайт ДУМ РА и КК
«Нур» телетапшыруы. 2014 ел YouTube (видео, 13:01, адыгэ телендә)
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads