Краснодар крае

From Wikipedia, the free encyclopedia

Краснодар крае
Remove ads

Краснода́р крае́Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты, Көньяк федераль округы составына керә.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми тел ...

Край үзәге – Краснодар шәһәре.

Remove ads

География

Географиик урынлашу

Край Россия көньягында, Төньяк Кавказының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Ростов өлкәсе, Ставрополь крае, Карачай-Чиркәс Республикасы, Адыг Республикасы һәм тулысынча танылмаган Абхазия белән чиктәш. Диңгез аша Кырым Җөмһүрияте белән чиктәш.

Край төньяк-көнбатыштан Азак диңгезе белән, төньяк-көнбатыштан Кара диңгез белән юыла. Край территориясе төньяктан көньякка 327 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 360 километрга сузылган. Чикләр озынлыгы — 1540 км, яр буе сызыгының озынлыгы — 750 км, мәйданы 75 485 км² тәшкил итә.

Сәгать поясы

Краснодар крае халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Рельеф

Кубань елгасы крайны ике өлешенә бүлә: тигезле төньяк (Кубань-Азов буе түбәнлеге, территориясенең 2/3 өлеше), һәм таулы һәм тау алдындагы көньяк өлешенә (территориясенең 1/3 өлеше). Иң биек ноктасы — Цахвоа тавы (3345 м).

Климат

Климат күбесенчә уртача континеталь, Кара диңгез буенда (Анападан Туапсега алып) — ярымкоры Урта диңгездәге климаты, Туапседан төньяграк — субторпик климаты.

Гыйнварның урта температурасы — -5…+6 °С, июльнең урта температурасы — +22…+24 °С.

Remove ads

Тарих

Краснодар крае 1937 елның 13 сентябрендә Азак-Кара диңгез крае составыннан аерылып чыгару юлы белән барлыкка килгән.[7]

1991 елдан край составыннан Адыг автономияле өлкәсе чыгарыла һәм Адыг республикасына үзгәртеп корыла.[8]

Халык

Халык саны буенча Краснодар крае Мәскәү һәм Питырбурдан генә артта кала.

1959[9]1970[10]1979[11]1989[12]2002[13]2010[12]
3 477 809 4 124 163 4 410 331 4 680 560 5 125 221 5 226 647

Милли состав

Подробнее Милләт, 2002, мең кеше (%) ...

Эре шәһәрләр

Кыска фактлар Урын, Шәһәр ...


Административ бүленеш

Шәһәр округлары

I. Краснодар
II. Новороссийск
III. Геленҗик
IV. Горячий Ключ
V. Сочи
VI. Армавир
VII. Анапа

Районнар

  1. Абинск районы
  2. Апшеронск районы
  3. Белая Глина районы
  4. Белореченск районы
  5. Брюховецкая районы
  6. Выселки районы
  7. Гулькевичи районы
  8. Динская районы
  9. Ейск районы
  10. Кавказ районы 
  11. Калининская районы
  12. Каневская районы
  13. Кореновск районы
  14. Кызыл Армия районы
  15. Крыловская районы
  16. Крымск районы
  17. Курганинск районы
  18. Кущёвская районы
  19. Лабинск районы
  20. Ленинградская районы
  21. Мостовской районы
  22. Новокубанск районы
  23. Новопокровская районы
  24. Отрадненская районы
  25. Павловская районы
  26. Приморско-Ахтарск районы
  27. Северская районы
  28. Славянск районы
  29. Староминская районы
  30. Тбилисская районы
  31. Темрюк районы
  32. Тимашёвск районы
  33. Тихорецк районы
  34. Туапсе районы
  35. Успенское районы
  36. Усть-Лабинск районы
  37. Щербиновская районы
Remove ads

Танылган шәхесләр

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads