Александр Пономарёв (1953)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Александр Пономарёв, Александр Никита улы Пономарёв (рус. Пономарёв Алекса́ндр Ники́тович, 1953 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Иске Красный Бор – 2022 елның 16 сентябре, РФ, Санкт-Петербург) ― россияле рәссам, педагог, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (Санкт-Петербург рәссамнар берлеге, 1991) [1], Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2010)[2].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1953 елның 15 гыйнварында Татарстан АССР Минзәлә районы Иске Красный Бор авылында[3] туган. 1968–1972 елларда Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогия училищесында укыган. 1988 елда И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем, скульптура һәм архитектра институтының (хәзерге Илья Репин исемендәге Санкт-Петербург сәнгать академиясе[d]) рәсем факультетын тәмамлаган (профессор В. М. Орешников һәм профессор П. Т. Фомин җитәкчелегендәге остаханә[4]). 1988 елда Бөтенсоюз диплом эшләре конкурсында «Сугыш кайтавазы» (Эхо войны) диплом картинасы өчен СССР Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек булган[5].
1989 елдан 1993 елга кадәр ― СССР халык рәссамы академик А. А. Мыльников җитәкчелегендәге СССР Сәнгать академиясенең монументаль рәсем сәнгате иҗади остаханәсе стажеры. 1993 елдан ― Н. К. Рерих исемендәге Санкт-Петербург сәнгать училищесының (1992 елга кадәр В. А. Серов исемендәге Ленинград сәнгать училищесы) рәсем һәм композиция укытучысы[6]. 2006 елда Academy of fine arts та (Пекин) укыткан.
1993 елда рәссамның эшләре Reading Public Museum (Пенсильвания, АКШ) коллекциясенә кертелә[7]. 2005 елда «Воронич шәһәрчеге» картинасы Әрмәнстанның Милли картиналар галереясе экспозициясен тулыландырган[8]. Картиналары АКШ, Алмания, Голландия, Финляндия, Кытай һәм Россия музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2010 ― Россия Федерациясенең атказанган рәссамы
Галерея
- А. Пономарёв. Октябрь. 2008
- А. Пономарёв. Ленинград нимфалары. 1991
- А. Пономарёв. Кытай таулары. 2006
- А. Пономарёв. Яз. 2016
- А. Пономарёв. Маша. 1991
- А. Пономарёв. Әбиләр чуагы. 2000
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads