Алексей Казем-Бек

From Wikipedia, the free encyclopedia

Алексей Казем-Бек
Remove ads

Алексей Казем-Бек (русча Алексей Николаевич Казем-Бек, азерб. Мирзә Алексей Абдулсаттар оғлу Казымбәј) — Казан император университетының атказанган ординар профессоры, Казан губернасында туберкулёзга каршы көрәшне башлап җибәрүче.

Кыска фактлар Алексей Казем-Бек, Туган телдә исем ...

Казан университетының көнчыгыш телләре укытучысы Николай Казем-Бекның улы, Россиядә көнчыгышны өйрәнү фәненә нигез салган Александр Казем-Бекның туганнан туган энесе.

Remove ads

Тәрҗемәи хәле

  • 1859 елның 3 мартында Казанда туган. 1919 елда вафат.
  • 1883 елда Казан император университетының медицина факультетын тәмамлый.
  • IV курста укыганда фәнни хезмәт өчен көмеш медаль белән бүләкләнә.
  • V курста тәхет варисы Николай Александр улының исемле стипендиясенә лаек була.
  • Профессор Н. А. Виноградов клиникасында ординатор итеп калдыралар.
  • 1887 елда, 28 яшендә «Йөрәк иннервациясенә кагылышлы материаллар» темасына докторлык диссертациясе яклый.
  • 1889 елда Аурупаның иң яхшы клиникаларына тәҗрибә өйрәнергә бара.
  • 1893 елдан, 34 яшендә табиб диагностикасы кафедрасы профессоры.
Remove ads

Фәнни хезмәтләре

Беренчеләрдән булып, авыруның пульсына һәм йөрәк тибешенә карап, аневризмга диагноз куя башлый.

Саз бизгәген, дифтерияне метилен синькасы белән дәвалап, җиңә.

Йөрәк авыруының катлаулы төрләрен дәвалаганда Африка үсемлеге Комбе строфант орлыгыннан ясалган строфантинны куллануны гамәлгә кертә. Россия Һәм Алманиянең табиб журналларында бу хакта фәнни мәкаләләр урнаштыра.

Казанда беренчеләрдән булып, профессор А. Ф. Самойлов белән электр кардиограммасы алуны гамәлгә кертә.

«Казан медицина журналы»ның мөхәррире була.

Remove ads

Туберкулёзга каршы көрәш башында

1912 елның 30 гыйнварында Казанның туберкулёзга каршы көрәшү лигасының рәисе итеп сайлана.

Башкаладан үрнәк алып, авырулар файдасына дип ак кәгазь ромашкалар сату көнен үткәрүне кертә: мәсәлән, 1912 елны 250 мең чәчәк сатыла, 40 мең русча, 10 мең татарча аңлатма таратыла. Җыелган акчага Кулай вулысы Тугаш авылында авыру балаларны дәвалау өчен җәйге дача ачыла.

1913 елның 23 мартында Биектау тимер юл станциясеннән 3 км да, Сталбишчы урманчылыгының нарат урманында туберкулёз санаторие өчен 60 дисәтинә җир бүлеп бирүгә ирешә. Бинаны төзүгә мигъмарчы Ф. Р. Ампонг алына. Ләкин 1914 елгы сугыш эшне тоткарлый. 1920 елда төзелеп бетә.

Себердә

1918 елның августында гаиләсе белән Казаннан китә.

1918 елның октябрендә Тум университетына доцент булып урнаша.

1919 елның 26 июнендә вафат була.

Хәтер

Чыганаклар

1. М. Подольская. Профессор Казем-Бекның ак чәчәге 100 ел чәчәк ата."Наш дом — Татарстан", 2014, 2 сан, 49 бит.

Тышкы сылтамалар

AZƏRBAYCAN гәҗите

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads