Тум

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тум
Remove ads

Тум[1] яки Томск (рус. Томск) — Россиядәге шәһәр, Тум өлкәсенең административ үзәге. Көнбатыш Себернең көнчыгышында, Том елгасының ярларында урнашкан. Шәһәрдә елга порты, тимер юл станциясе, аэропорт бар.

Кыска фактлар Халык саны, Нигезләнгән ...

2018 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 574 002 кеше яши[2].

Тум 1604 елда барлыкка килгән. 18041925 елларда Томск губернасы үзәге. Шәһәр 19 гасырның 30-еллары охиридан, Тум вә Янәсәй губерналарында алтынны күпләп чыгара башлавы сәбәпле, Себернең мөһим сәүдә, кәсепчелек вә транзит үзәгенә әверелгән. Томскида 1880 елда Россиянең Азия өлешендә беренче университет, 1896 елда Себердә беренче югары техника уку йорты — технология институты ачылган. Патша Россиясе дәверендә сөрген урыны булган.

Томскида машиналар төзү һәм метал эшкәртү (җиһазлар төзү, электротехника сәнәгате, муентерәкләр (подшипниклар), әсбаплар һ.б.), химия, агач эшкәртү, азык-төлек, җиңел сәнәгатьләре үсеш алганнар. Төзелеш материаллары ширкәтләре бар. Шәһәрдә РФА Себер бүлекчәсенең гыйльми үзәге; 7 югары уку йорты (шул исәптән, Томск дәүләт университеты), 10 театр, музейлар (шул исәптән, Томск университеты музее), Ботаника бакчасы бар. Мигъмарият һәйкәлләре: Воскресение чиркәве (18 гасыр азагы — 19 гасыр башы), сәүдә рәтләре (18—19 гасырлар) сакланган.

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[3].

Remove ads

Халык

1897[4]1926[5]1939[6]1959[7]1970[8]1979[9]1989[10]2002[11]2010[12]
52 22192 485~145 000248 823338 389420 730501 963487 838524 669

Милләтләр (2010): урыслар — 91,7%, татарлар — 1,7%, украиннар — 1,0%.

Истәлекле урыннары

Эчке бүленеш

Шәһәр 4 районга бүленә:

  1. Киров районы
  2. Совет районы
  3. Ленин районы
  4. Октябрь районы

Шәһәрдә туган күренекле кешеләр

Татарлар

Татар матбугаты

Моны да карагыз

  • Татар бистәсе (Томск)

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads