Алексей Маресьев
Сәвитләр Берлеге Каһарманы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алексей Петрович Маресьев ( 1916 елның 20 мае (7) , Камышин, Саратов өлкәсе — 2001 елның 18 мае, Мәскәү ) — совет хәрби сугыш очучысы. Советлар Берлеге Каһарманы (1943). Полковник (1978).

Бөек Ватан сугышы вакытында җитди җәрәхәтләр аркасында ике аягы да киселә, ләкин, инвалид булуына карамастан, пилот күккә кире кайта һәм протезлы килеш очышлар ясый. Сугыш вакытында ул дошманга каршы 86 очыш ясый, 10 дошман самолетын бәреп төшерә: аларның өчесе — җәрәхәт алдыннан һәм җидесе — протезлы килеш [7] .
Борис Полевойның " Чын кеше турында повесть" әсәренең прототипы (язучы фамилиядә бер генә хәрефне үзгәртә — Мересьев дип яза).
Remove ads
Биографиясе
Балачак һәм яшьлек
Рәсми рәвештә Алексей Маресьев Саратов өлкәсенең Камышин районында туган дип санала (1934 елның 10 гыйнварыннан Сталинград өлкәсе), ләкин 2016 елның апрелендә Камышиндагы Изге Троица чиркәвендә куелган туу реестрыннан күренеүенчә, ул Саратов өлкәсенең Камышинский өязе Верхне-Добринск улусы Веревкин хуторында туган [8] .
Камышиндагы мәктәпнең 8 нче сыйныфын тәмамлагач, Маресьев 1932 елда Камышиндагы 32 нче санлы фабрика- завод мәктәбен тәмамлый, металл буенча токарь белгечлеге ала. Ике тапкыр ул очучылар мәктәбенә документлар тапшыра, ләкин алар сәламәтлегенә бәйле кире кайтарыла. Шуңа да карамастан, ул Мәскәү авиация институтының эшчеләр факультетына читтән торып укырга керә.
1934 елда комсомолның Камышин район комитеты аны Амурдагы Комсомольск шәһәрендәге авиция заводы төзелешенә җибәрә. Монда, эштә, Алексей очу клубында шөгыльләнә.
1937 елның октябрендә аны ССРБ чик гаскәрләренә хәрби хезмәткә чакыралар. Башта авиация чик отрядында хезмәт итә, һәм отрядның коралларына кергән П-5 самолетын хезмәтләндерә. 1939 елның гыйнварында ул 30-нчы Чита хәрби пилот мәктәбенә җибәрелә, 1939 елның октябрендә Батайскка күчерелә. Аны ул 1940 елда тәмамлый, кече лейтенант дәрәҗәсен ала. Шунда ук инструктор булып кала һәм Бөек Ватан сугышын шунда каршы ала.
Сугыш еллары
1941 елның июлендә аны 296 нчы сугыш авиация полкына Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрәләр . Маресьевның беренче сугыш очышы 1941 елның 23 августында Кривой Рог шәһәре янында була.
1942 елның мартында ул очыш командиры итеп билгеләнә. 1942 елның 1 апрелендә булган сугышта ул тәүге Ю-52 транспорт самолетын бәреп төшерә, һәм 4 апрельдә ул бер көндә бу төрдәге ике самолетны бәреп төшерә [9] . 1942 елның 5 апрелендә [10] Новгород өлкәсендә немецлар белән булган сугышта аның Як-1 самолеты бәреп төшерелә . Унсигез көн дәвамында пилот урман һәм сазлыклар аша көнчыгышка таба шуыша. Аны Валдай районының Кисловский авыл советы Плав авылында яшәгән кешеләр табып алып кайта[11].
Аны бер ничә айдан гына медицина самолеты килеп төшеп алып китә. Табиблар гангрена сәбәпле аның ике аягын да кисәргә мәҗбүр булган.
1942 елның июнендә аңа бәреп төшергән өч фашист самолеты өчен Кызыл Байрак ордены бирелә [12] .
1943 елның башында ул медицина тикшерүен узып, Ибресинск очу мәктәбенә җибәрелә ( Чуваш АССР ). 1943 елның февралендә ул яраланганнан соң беренче сынау очышын ясый. Ныкыша торгач, фронтка җибәрелүгә өлгәшә.
1943 елның июнендә ул 63 нче Гвардия сугышчы авиация полкына килә. Монда эскадрилья командиры А. М. Числов белән парлап берничә уңышлы очыш ясаганнан соң, Маресьевка ышаныч арта.
1943 елның 19 июлендә ул хезмәткә кире кайткач беренче җиңүен яулый — Ju-87 бомбардировщигын бәреп төшерә.
1943 елның июлендә Алексей Петрович берьюлы ике немец истребителен бәреп төшереп, батырлык кыла. Маресьевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм аның даны бөтен ил буенча тарала.
Сугыш азагына очучы-герой исәбендә 86 хәрби очыш һәм 11 бәреп төшерелгән фашист самолетлары була (аларның 7 се — протезлы килеш )[13]
1946 елның июленнән резервта.
Гаилә
- Хатыны — СССР һава көчләренең Генераль штабының элеккеге хезмәткәре Галина Викторовна (2002 елда вафат була). Ике улы бар.
Remove ads
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
Советлар Берлеге Каһарманы (24 август, 1943). Ике Ленин ордены, Октябрь революциясе, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Кызыл Йолдыз орденнары, Хөрмәт Билгесе, 3 нче дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены, медальләр, чит ил орденнары белән бүләкләнгән.
Вафаты
2001 елның 18 маенда Россия Армиясе театрында Маресьевның 85 яше уңаеннан тантаналы кичә үткәрелергә тиеш була, ләкин концерт башланыр алдыннан бер сәгать алдан Алексей Петровичның йөрәк өянәге булган, һәм вафат булган. Кичә үткәрелә, ләкин ул бер минут тынлык белән башлана.
Маресьев Мәскәүдә Новодевичье зиратында күмелгән .
Remove ads
Яшь буынга йогынтысы
Язучы Борис Полевой тарафыннан язылган «Чын кеше турындагы повесть» әлегә кадәр мәктәп программасына кертелгән һәм сугыштан соңгы яшь буынны тәрбиәяләүдә зур урын тота. Маресьев Алексей Петровичның каһарманлыгы ныклык, батырлык һәм үз көченә иксез-чиксез ышану үрнәкләре булып тора.[14]. Аның исеме үзе кебек үк язмыш сынауларын каһарманнарча күтәрә белгән шәхесләр өчен уртаклык исемгә әверелгән [15]
Башкортстанда да халык телендә "Башкорт Маресьевы" дип исем алган шәхес бар. Ул үсмер чагында ике аяксыз калган спортчы Ирек Зарипов:
- Зарипов Ирек Айрат улы — Россиянең атказанган спорт мастеры,[16]. Җәмәгать эшмәкәре. Ванкувер Паралимпиадасының дүрт тапкыр чемпионы, Сочи олимпиадасында Россия вәкиле, терәк-хәрәкәт ағзалары зарарланган инвалидларның Россия физкультура һәм спорт федерациясенең беренче вице-президенты.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads