Камышлы (Волгоград өлкәсе)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Камышлы (Волгоград өлкәсе)
Remove ads

Камышин (рус. Камышин) — Россия шәһәре, Камышин районының административ үзәге.

Кыска фактлар Камышлы, Нигезләнү датасы ...

Халык саны — 119 924 кеше.[5]

Remove ads

География

Камышин Идел елгасының (Волгоград сусаклагычы) уң ярында, аңа Камышинка елгасы кушылу урынында, Волгоградтан 180 километр төньяктарак урнаша. Иделнең каршы ярында Николаевск шәһәре урнаша. Елга порты, Идел буе тимер юлының тимер юл станциясе, Тамбов—Камышин сызыгында соңгы станция. Шәһәр аша Р228 (СызранСарытауВолгоград) автоюлы бара.

Климат

  • Уртача еллык температура — +7,6 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 4,9 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 67,7%
Подробнее Камышин климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Тарих

Thumb
Герб (1781)
Thumb
Герб (1968)

1668 елда Камышинка крепость буларак нигезләнә. 2 елдан соң Царицын ягыннан килгән Степан Разин гаскәрләре крепостьны яндырып бетерә.

1695 елда, төрекләр белән сугышы вакытында, монда Петр I булган; монда ул Идел һәм Донны тоташтырган канал төзү турында карар итә. 1697 елда, канал төзелешне саклау өчен, Димитрия Солунский исемле укчылар полкы Казан шәһәреннән Камышинкага күчерелә.[6] Канал төзү буенча эшләр 16971701 елларда үткәрелгәннәр, ләкин канал төзелеп бетермәгән.

1708 елда Дмитриевск халкы Булавин күтәрелешендә катнашканнар. 1774 елда Дмитриевск Емельян Пугачёв отрядлары тарафыннан алына.

1780 елда Дмитриевск Сарытау наместниклыгында өяз үзәге статусын ала; шул ук елда аңа Камышин исеме кушыла.

1856 елда Дмитриевскта 4 чиркәү, 707 йорт һәм 127 лавка (кибет) булган.

1917 елда шәһәрдә совет хакимияте урнаштырыла. 1919 елның июльдә аклар тарфыннан басып алына, ләкин бер айдан соң аклар гаскәре шәһәрдән чигенә.

1928 елданКамышин районы үзәге. 1934 елданСталинград өлкәсе составында.

Remove ads

Халык

1840[7]1856[8]1897[9]1913[8]1926[8]1931[8]1939[8]1959[10]1970[11]1979[12]1989[13]2002[14]2010[5]
7 268~10 40016 264~22 400~18 000~17 900~24 00056 51197 242111 565122 463127 891119 924

Милли состав (2010): руслар — 92,4 %, украиннар — 2,0 %, алманнар — 1,6 %.

Икътисад

Эре киҗе-мамык комбинаты. Кран, инструменталь, машиналар төзү, тимерче һәм кою, лак-буяу, пыяла тарасы заводлары.

Азык-төлек сәнәгатенең предприятеләре: яшелчә-консервлар заводы, май һәм сыр җитештерү заводы, ит комбинаты, һ.б. Төзү материалларны ясау.

Югары уку йортлары

  • Волгоград дәүләт техника университетының филиалы
  • Волгоград эшкуарлык институтының филиалы
  • Заманча һуманитар акдемиясенең филиалы

Шәхесләр

Галерея

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads