Алия Шаһиева

Кыргызстан рәссамы From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Алия Шаһиева, Алия Алмазбәк кызы Шаһиева (ире буенча Рязанова, кырг. Алия Алмазбековна Шагиева, 1997 елның 15 декабре, Кыргызстан, Бишкәк) ― танылган рәссам, графист, иллюстратор. Кыргызстанның элекке (2011-2017) президенты Алмазбәк Атамбаевның кызы. 2016 елда (19 яшендә) ул шәхси күргәзмәсеннән кергән бөтен акчасын Даун синдромы булган балаларга ярдәм итүче хәйрия фондына җибәргән. Үзенең Кием коллекциясен булдырган. [1]

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...
Кыска фактлар Алия Шаһиева, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1997 елның 15 декабрендә Бишкәктә Алмазбәк (1989-1997 елларда «Форум» фәнни-җитештерү фирмасы директоры, 2011-2017 елларда Кыргызстан президенты) һәм табибә Рәисә Атамбаевлар гаиләсендә туган. [2] Бертуган абыйсы Кадыйрбәк (1993 елда туган; урта мәктәпне 2011 елда алтын медаль белән тәмамлаган, аннары Төркиядә укыган, Үзәк Азия Америка университетында бизнес белән идарә итү белгечлеге буенча бакалавр дәрәҗәсен һәм МГИМОда дәүләт-шәхси партнерлык юнәлеше буенча магистр дәрәҗәсен алган, китапларына Кадыр Асанбаев дип тамга салган) [3], әтисенең беренче никахыннан туган абыйлары Сәетбәк (1976) [4], Сәйтәк (1978) [5], игезәк апалары Диана (Солтанова), Динара (Чолпонкулова). [6]

Бишкәкнең 29нчы мәктәбен тәмамлаган. Әнисенең кыз фамилиясен (Шаһиева) алган. [7] Вегетариан. Башта ветеринарлыкка укырга исәпләгән, аннары рәссам һөнәрен сайлаган. 2013 елда Кыргызстан Республикасының Т. Садыйков исемендәге Сәнгать академиясенә укырга кергән. Санкт-Петербургта Н. К. Рерих исемендәге сәнгать училищесында белем алган. [8]

« Алиянең характеры әти темпераментына күпкә якынрак.[3]
Абыйсы Кадыйр Атамбаев
»
Remove ads

Иҗаты

Кыргызстанда гына түгел, чит илләрдә дә танылган талантлы график-рәссам.

  • 2016 елда Бишкәктә беренче шәхси «Метаморфозалар» күргәзмәсе ачылган. [9] Картиналар сатудан кергән барлык 200 000 сом күләмендәге акчаны Даун синдромы булган балаларга ярдәм итүче «Сантерра» хәйрия фондына юллаган.
  • Дизайнер Татьяна Кан белән бергә үзенең кием линиясен чыгарган (ачкан).
  • 2017 елның октябрендә Киевның «Триптих» галереясендә рәссамнар Айгөл Касыймова [10]һәм Алия Шаһиеваның «Күчмән хатыннар» (Кочевницы) темасына картиналар күргәзмәсе ачылган. [11]
  • 2018 елның июнендә Бишкәктә «Агым» (Поток) күргәзмәсен үткәрә, анда аның графика, рәсем, кулдан әвәләү һәм видео-арт буенча эшләре тәкъдим ителгән. [12]
  • 2019 елның ноябрендә Парижда «Бервакыт» («Once upon the time») исемле шәхси күргәзмәсе узган. [13] Экспозициядә «ниндидер хисләрне, ниндидер мизгелләрне, ситуацияне чагылдыра торган эшләр тәкъдим ителә»,- дип язган рәссам үзенең Instagram битендә.
  • 2021 елда балалар һәм өлкәннәр өчен «Дом честности» иҗат остаханәсе ачкан[14]

Яраткан рәссамнарының берсе ― Густав Климт(рус.).

«Если честно» китабы, «Странный мир» җыры авторы.

Remove ads

Гаилә хәле

Кияүдә, ире Константин Рязанов[15], 1992 елда Бишкәктә туган. Борис Ельцин исемендәге Кыргыз-Россия славян университетын тәмамлаган, һөнәре буенча программист. 2012 елда интернетта танышканнар. 30 кешелек туй ясаганнар. Улы Таир, кызы Аюна. [1][7]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads