Аллаһияр Вәлиуллин

From Wikipedia, the free encyclopedia

Аллаһияр Вәлиуллин
Remove ads

Аллаһияр Вәлиуллин, Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин, рус. Валиуллин Аллагиар Гарифуллович (1924 елның 5 июле, ТАССР, Мамадыш кантоны, Байлар Сабасы1972 елның 18 сентябре, Казан) — композитор, ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1955). Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Грампластинкасы. 1962

1924 елның 5 июлендә ТАССР Мамадыш кантоны (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында крестьян гаиләсендә туган. Ике яшьтән бабасы тәрбиясендә кала. 1939 елда Саба мәктәбенең 9 сыйныфын төгәлләп, Казан музыка укуханәсенә укырга керә. Башта торба классында,соңыннан теория-композиторлык бүлегендә Ю.В. Виноградовта (1907-1983), М.А. Юдинда (1893-1948) шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышында

1942 елдан Кызыл гаскәр сафында. Сталинград фронтында сугышларда катнаша, контузия ала, яралана. 1944 елда сугыш инвалиды буларак, хәрби хезмәттән җибәрелә.
1944-1946 елларда яңадан Казан музыка укуханәсендә композиция буенча профессор М.А. Юдинда шөгыльләнүен дәвам итә.

Сугыштан соң

1946 елда, сәламәтлеге начараеп, Ташкәнткә күчәргә мәҗбүр була. Шул ук елны Ташкәнт дәүләт консерваториясенә (Б.Б. Надеждин классы) укырга керә. 1948 елда Казан дәүләт консерваториясенә (КДК) күчә һәм 1952 елда аны (А.С. Леман (1915-1998) классы) тәмамлый.

1952 елдан Казанда Халык иҗаты йортында методист, Бөтенроссия хор җәмгытенең Татарстан бүлеге өлкән методисты [1].

Remove ads

Иҗаты

Казан музыка укуханәсендә укыганда татар халык җырларын эшкәртә, Фатих Кәрим, Нур Баян, Хәй Вахит, Әнәс Камал, Зәки Нури һ.б. татар шагыйрьләренең сүзләренә җырлар иҗат итә. Гомер буе җыр жанрына тугърылыклы кала. Композиторлар берлегенә әгъза итеп алырга, А. Вәлиуллинның иҗатын югары бәяүләүче Салих Сәйдәшев тәкъдим итә.

Remove ads

Төп әсәрләре

  • «Язгы җилләр» операсы (Кави Нәҗми романы буенча Р. Хисамов либреттосы, II редакциясе – 1967)
  • «Агыйдел» балеты (Байдәүләтов либреттосы, 1нче картинасы – 1955 елда)
  • Увертюра
  • «Дөнья сугышны җиңәр» симфоник поэмасы (1952)
  • Симфония (1956, 1972)
  • «Спасс күтәрелеше» симфоник поэмасы (I редакция – 1958, II редакция – 1964)
  • «Студент Ульянов» кантатасы (1963)
  • Яшьлек симфоник поэмасы (I редакция – 1964, II редакция – 1967)
  • Симфоник биюләр
  • Ике кыллы квартет
  • Кыллы квартет өчен сюита

Дискография

  • 1962 «Симфоническая музыка татарских композиторов». Апрелев грампластинкалар заводы. ТАССР симфоник оркестры башкаруында «Спас күтәрелеше» симфоник поэмасы кергән (дирижер И. Шерман)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

1993 елда Саба балалар сәнгать мәктәбенә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исеме бирелгән [3].

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1985.
  2. А. Валиуллин. Наша Родина. Песни. Казань, 1972.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads