Алмас Заһретдинов

спортчы, тренер From Wikipedia, the free encyclopedia

Алмас Заһретдинов
Remove ads

Алмас Заһретдинов, Алмас Талип улы Заһретдинов (1958 елның 16 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Нурлат районы, Киекле2022 елның 7 апреле, РФ, ТР, Әлмәт районы, 16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат юлы) – Чаллының М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы, билбаулы көрәш белән танылган спортчы, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер, халыкара класслы хөкемдар-судья. Татарстанның (2001) һәм Россиянең (2014) физик тәрбия һәм спорт отличнигы. Татарстанның атказанган тренеры (2003). Татарстанда «Ел спортчысы» (2018).

Кыска фактлар Алмас Заһретдинов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 16 июнендә[1] Татарстан АССР Нурлат районы Киекле авылында туган.

Чаллының М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән, балаларны татарча көрәш серләренә өйрәткән [2].

Тренер-укытучы булып эшләү дәверендә А. Т. Заһретдинов тарафыннан 20 спорт мастеры һәм 30 спорт мастерлыгына кандидат әзерләнгән.

Авыл һәм район Сабантуйларында хөкемдар-судья булып эшләгән.

2022 елның 7 апрелендә[3] Әлмәт шәһәре янында Әлмәт-Нурлат (16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат) трассасының 46нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. 9 апрельдә туган ягында – Нурлат районы Киекле (Бурметьево) авылында җирләнә [4]

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2001 – Татарстанның физик тәрбия һәм спорт отличнигы
  • 2003 – Татарстанның атказанган тренеры
  • 2014 – Россиянең физик тәрбия һәм спорт отличнигы
  • 2015 – «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале
  • Россиянең спорт мастеры
  • 2018 – Татарстанда «Ел спортчысы»

Гаиләсе

Хатыны, балалары, оныклары.

Хәтер

Чаллының «Витязь» спорт үзәгендә танылган көрәшче, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер Алмас Заһретдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары (беренчелек) уздырыла[5].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads