Алмас Әмиров
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Алмас Әмиров, Алмас Хәдис улы Әмиров (1968 елның 6 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Ахун) — драма актеры, Башкортстанның халык (2004) һәм Россия Федерациясенең атказанган (2023) артисты. Ш. Бабич премиясе лауреаты (2003). Җырчы Нәзифә Кадыйрованың туганы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1968 елның 6 маенда БАССР Учалы районы Ахун авылында туган. Уфада сәнгать укуханәсен (1987), сәнгать институтының актёрлык факультетын (Рифкать Исрафилов курсы, 1991) тәмамлаган.
- 1991 елдан хәзергәчә — М. Гафури исемендәге драма театры артисты.
- Башкорт дәүләт академия драма театрының һөнәри берлеге (профсоюз) рәисе.[1]
Иҗаты
Гафури театры

- Дивана, Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» (дебют, 1991)
- Микеле — «Елый белмәгән хатын» Э. Де Филиппоның «Филумена Мартурано» пьесасы буенча
- Морис Ляппен — «Минем хатынымның исеме Морис» Р. Шарт әсәре буенча
- Мәсем хан — «Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга»
- Креонт — «Эдип патша»
- Котыш — «Нәркәс»
- Мәүлет — «Әлифбадан бер чебеш» (моноспектакль)
- Исмәт — «Әхмәтзәки Вәлиди Туган»
- Вәлиәхмәт — «Мулла»
- Хардинг — «Күке оясы»
- Сабир — «Шәүрәкәй»
- Җаббар — «Кодача»
- Шәйхеләхияр — «Ялгызлар ташы»
- Максим — «Кызык бу тормыш»[2]
Remove ads
Фильмографиясе
«Башкортстан» киностудиясе
«Башкортстан» ДТРК
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БР атказанган артисты (1991)
- БР халык артисты (2004)
- Шәехзадә Бабич премиясе (2003)
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (2023) ― Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[4][5]
- 2024 ― Салават Юлаев ордены[6]
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads