Нәзифә Кадыйрова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Нәзифә Кадыйрова
Remove ads

Нәзифә Кадыйрова, Нәзифә (чын исеме Нәсифә) Җәвәт кызы Кадыйрова (1954 елның 13 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Ахун) ― эстрада җырчысы. Россия Федерациясенең (2005) һәм Татарстанның (1996) атказанган, Башкортстан АССРның халык (1987) артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1994). Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2022)

Кыска фактлар Нәзифә Кадыйрова, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1954 елның 13 апрелендә Башкортстан АССР Учалы районы Ахун авылында туган. Әтисе Җәвәт ― ветеринар, әнисе Хәбирә ― Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән колхозчы. Сеңлесе Сәкинә, энесе Сабит (Ахунда яшиләр)[2]. Җырлау сәләте әнисеннән күчкән. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага музыка училищесына (1960 елдан сәнгать укуханәсе) укырга килгән. Әмма эстрада бүлеге юк, дип, филармониягә җибәргәннәр. 1971 елдан Илфак Смаков бригадасында эшли башлаган. Музыка буенча махсус белеме юк. Вокал дәресләре алган[2].

Remove ads

Иҗаты

Thumb
Нәзифә Кадыйрова

Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978). Мәскәүдә (1997) «БАССР (БР) мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре»ндә катнаша.

  • Рим Хәсәновның «Мандолина» җыры белән Мәскәүдә «Җыр белән тормыш буенча» (С песней по җизни) (1979) конкурсында катнашып, популярлык казана. Сочида «Совет җырларын башкаручыларның бөтенроссия конкурсы»нда (1980) катнашып, диплом иясе була. Төркиядә фестивальдә «Алтын банан» премиясе (1993) ала.
  • Мәскәүдә «Россия» концертлар залында, П.И. Чайковский исемендәге залда чыгыш ясый.
  • Людмила Гурченко, Иосиф Кобзон, Валерий Леонтьев, Лев Лещенко, Мөслим Магомаев, Роза Рымбаева, Ренат Ибраһимов, Надежда Чепрага, Леонид Серебрянников, Ксения Георгиади белән бергә чыгыш ясый. Композиторлар Владимир Шаинский, Ян Френкель, Микаэл Таривердиев, Сергей Саульский, Давид Тухманов, Евгений Мартынов белән хезмәттәшлек итә.
  • Салават Низаметдиновның «Половинки» (Яртылар) мюзиклында (рус.) җырлый, «Звезда любви» (Мәхәббәт йолдызы) рок-операсында (рус.) Ана (Мәдинә) партиясен башкара.[3]
  • Польша, Монголия, Алмания, Маҗарстан, Дания, Һиндстан, Шри-Ланка, Италия, Швеция, Австрия, Төркиядә чыгыш ясый.

Репертуар

Дискография

«Нәзифә Кадыйрова җырлый» (гигант-диск). «Мелодия» фирмасы (1979)

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

1977 елда, 23 яшендә, бозда мотокросс буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйровка (1941―1993) кияүгә чыккан (өченче хатыны). 16 ел бергә яшәгәннәр. Кызы Гүзәл (2009 елда пневмониядән вафат булган). Оныклары Данил (2003), Лиза (2006)[2].
Икенче никахы (2009 елдан) ― Гали Алтынбаев (1956 елгы), БР халык артисты, аккомпаниатор-концертмейстер (беренче никахыннан ике кызы бар). Уфада һәм шәһәрдән читтә үз йортлары белән яшиләр[2].

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads