Альва Мюрдаль

From Wikipedia, the free encyclopedia

Альва Мюрдаль
Remove ads

Альва Мюрдаль (швед. Alva Myrdal; 31 гыйнвар 1902 ел1 февраль 1986 ел) — педагог, социолог, дипломат. Швециянең киңәшче министры (1966-1973), Швеция парламенты әгъзасы (1962-1970). Мексика сәясәтчесе Альфонсо Гарсия Роблес белән бергә Нобель тынычлык премиясе лауреаты (1982). Икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Гуннар Мюрдальның хатыны.

Кыска фактлар Ватандашлык, Исем ...
Remove ads

Биографиясе

Альва Мюрдаль Швециянең Упсала шәһәрендә Албер Раймер (1876-1943) и Лоува Яуонсон (1877-1943) гаиләсендә беренче бала булып туган. Аның тагын бертуган дүрт абыйсы һәм сеңлесе: Рут(1904-1959), Фолке (1906-1977), Май (1909-1941), Стиг (1912-1977) булган. Атасы төзелеш белән шөгыльләнә, социал-демократлар һәм кооператив эшмәкәрләре хәрәкәтләрендә актив катнаша. Альва үзе дә Швециянең Социал-демократик фиркәсенә (швед. Sveriges socialdemokratiska arbetarepartiet, SAP) керә.

1924 елда Стокгольм университеты бакалавриатын тәмамлый. Югары уку йортында социология, фәлсәфә, педагогика һәм психология фәннәрен өйрәнә. Аннары өч ел укуын Лондонда, Лейпцигта һәм Стокгольмда дәвам итә. 1929-1930 елларда Рокфеллерлар фонды степендиясе хисабына ире белән бергә АКШта укый, аннары Женевада курсларга йөри һәм 1934 елда Уппсала университетында магистр дәрәҗәсен яклый. Шул ук елда ирле-хатынлы Мюрдальлар «Илдәге халык саны кризисы» (швед. Kris i befolkningsfragan) исемле уртак гыйльми эш бастыра. Бу гыйльми эш демография фәнендә мөһим этабы һәм "швед социализмы моделе"н төзүгә үз өлешен кертә.

Социалистик феминистка буларак, Альва Мюрдаль хатын-кызларның сәяси һәм икътисади тигез хокуклылыгы өчен хәрәкәтендә мөһим шәхес булып тора. Хатын-кыз хезмәте буенча дәүләт комиссиясенең җаваплы сәркәтибе һәм Стокгольмның эшлекле һәм хезмәтче хатын-кызлары оешмасының кече рәисе булып эшли (1935-1936), хатын-кыз өчен һәр айда нәшер ителгән социал-демократик журналны мөхәррирли. Шул ук вакытта, социаль тәэминат, белем һәм гендер тигезлеге мәсьәләләрендә алдынгы карашта булу белән бергә, 30-елларда «җитлекмәгәннәр» стерилизациялау аша «милләт генофондны яхшыртырга» чакыра[16].

Thumb
Альва ире Гуннар Мюрдаль Гуннар белән, 1934 ел.
Remove ads

Гаиләсе

Ире (1924 елдан) — икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Гуннар Мюрдаль . Улы — язучы Ян Мюрдаль (1927), кызлары — фәлсәфәче Сиселла Бок (1934) һәм социолог Кай Фёльстер (1936).

Төп әсәрләре

  • «Милләт һәм гаилә: демократик гаилә һәм популяцион сәясәт һәм тәҗрибәсе» (Nation and Family. The Swedish Experiment in democratic family and population policy, 1941);
  • "Хатын-кызның ике роле: йорт һәм эш" (Women's Two Roles. Home and Work, 1956, В. Клейн белән бергә).

Әдәбият

  • Карлсон А. Шведский тәҗрибә в демографический политике: Гуннар и Альва Мардали и межозерный кризис народонаселение / пер. с инг. — М.: ИОРИСЭН, Мысль, 2009. — 312 с. — Серия «Социология». — ISBN 978-5-91066-030-8, ISBN 978-5-244-01120-3.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads