Альфред Лепа
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Альфред Лепа, лат. Alfrēds Lepa (Liepa),[1] рус. Альфред Карлович Лепа – ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе (1933-1937). РСДРП (б) әгъзасы (1914 елның гыйнварыннан).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле

1896 елның 24 июлендә (5 августта) Ригада туган. Әлеге шәһәрнең реальный укуханәсендә укыган. Риганың идән асты инкыйлаб оешмасында 1914 елның гыйнварында РСДРП (б) фиркасенә кабул ителә. 1914 елның 21 августында кулга алынып, Нарым краена (Енисей губернасы) сөргенгә озатыла. Төрмәдән качу оештыруы (1916, сентябрь) уңышсыз тәмамлана. 1917 елның мартында амнистия буенча иреккә чыгарыла[2] .
Remove ads
Октябрь инкыйлабы
Екатиринбурда фирка комитетында азык-төлек комиссары итеп билгеләнә. Уралның сәнәгать үзәкләрен азык-төлек белән тәэмин итү өчен катгый чаралар күрүдә (продразверстка) катнаша.
Ватандашлар сугышы
Сугышта Уралда атаман Дутовның ак казаклар гаскәренә, Колчакка каршы көрәшүче Көнчыгыш фронтның 3 нче армиясенең, 30 нчы укчы дивизиянең сәяси бүлеге җитәкчесе буларак катнаша.
Фирка эшчәнлеге
- 1920, гыйнвар-1920, май РКП (б) үзәк комитеты эш башкаручысы.
- 1920-1921 РКП (б) үзәк комитетының Төркистан бюросы сәркатибе, Төркистан коммунистлар фиркасенең Җидесу өлкә комитеты җаваплы сәркатибе.
- 1921-1924 РКП (б) үзәк комитетының хисаплау бүлеге мөдире урынбасары.
- 1924, гыйнвар ССРБның Польшадагы вәкиллеге 1 нче сәркатибе.
- 1924-1926 РКП (б) (1925 елдан ВКП (б)) Себер край комитетының хисаплау бүлеге мөдире, соңыннан 2 нче сәркатибе.
- 1926-1928 ВКП (б) Курск губерна комитеты җаваплы сәркатибе.
- 1928-1929 ВКП (б) Вятка губерна комитеты җаваплы сәркатибе.
- 1929 ВКП (б) Түбән Новгород край комитеты сәркатибе.
- 1929-1933 Үзбәкстан коммунистлар фиркасе үзәк комитетының 2 нче сәркатибе.
- 1933-1937 ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты 1 нче сәркатибе.
Remove ads
Сәяси золым корбаны
1937 елның 5 октябрендә кулга алына. 1938 елның 9 маенда Казанда атып үтерелә [3]. 1955 елда аклана.
Моны да карагыз
Әдәбият
- Лепа А. К. Боевые задачи большевиков Татарии. Казань, 1934.
Чыганаклар
Сылтамалар
- Коммунистлар фиркасе һәм Шуралар берлеге тарихы буенча белешмәлек 1898-1991
- Татар энциклопедиясе 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads