Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Советлар Союзы Коммунистик Партиясе яки Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе (tat.lat. Sovetlar Berlege kommunistik firqäse(үле сылтама), рус. Коммунистическая партия Советского Союза, КПСС, сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — СССРның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус СССР конституцияләрендә[1][2] беркетелә. Фирканең генерали секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.
Remove ads
1991 елның 6 ноябрендә таратыла.
Remove ads
Тарих
Фирка 1898 елда берничә социал-демократик һәм марксистик түгәрәкләр нигезендә оештырыла. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең оештыру съезды Минскида 1898 елның 13—15 мартында үткәрелә.
1917 елда Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе курамыннан Россия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе аерылып чыга. 1918 елдан — Россия коммунистик (большевистик) фиркасе, 1925 елдан — Бөтенсоюз коммунистик (большевистик) фиркасе, 1952 елдан — Советлар Берлеге коммунистик фиркасе.
1991 елның 23 августында РСФСР җирендәге СБКФ эшчәнлеге туктатыла, аның милеге конфискацияләнә.[3] 1991 елның 6 ноябрендә РСФСР Президенты указы буенча тыела һәм таратыла.[4]
Remove ads
Әгъзалар саны
Генераль (беренче) сәркатипләре
1922–1953 | Йосыф Сталин |
1953 | Георгий Маленков |
1953–1964 | Никита Хрущёв |
1964–1982 | Леонид Брежнев |
1982–1984 | Юрий Андропов |
1984–1985 | Константин Черненко |
1985–1991 | Михаил Горбачёв |
1991 | Владимир Ивашко (в. б.) |
Галерея
- Фирка әгъзасы билеты
- СБКП ҮК бинасы
- СБКП Татарстан обкомының беренче секретаре таныклыгы
Моны да карагыз
- Россия Федерациясе коммунистик фиркасе
- Большевизм
- «Фирка алтыны»
- Правда
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads