Альфред Якшимбетов

баянчы, композитор From Wikipedia, the free encyclopedia

Альфред Якшимбетов
Remove ads

Альфред Якшимбетов, Альфред Габит улы Якшимбетов (Альфред Габитович Якшимбетов; 1961 елның 10 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Иске Акколай) ― виртуоз баянчы―аккомпаниатор, җырлар иҗат итүче, 600дән артык җыр авторы (2024 елга)[1]. Татарстан Республикасының атказанган һәм халык, Башкортстан Республикасының атказанган артисты. 1981 елдан Салават Фәтхетдинов белән бергә иҗат итә, Казан шәһәренең «Салават» студиясендә эшли.

Кыска фактлар Төп мәгълүмат, Тулы исеме ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 10 гыйнварында Әлшәй районының Иске Акколай авылында биш балалы музыкага сәләтле гаиләдә туган. Әнисе Шәмсия, шикәр чөгендере эшкәртү буенча илдә алдынгы тракторчы булган әтисе Габитның (68 яшендә вафат) тырышлыгы белән 1972 елдан Уфада музыка мәктәп-интернатында (1991 елдан Г. Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернаты) укый башлаган (сольфеджио, дирижерлык, музыка тарихы, музыкаль инструментларны өйрәнгән, уку түләүле булган)[2], 1979 елда музыка гимназиясен тәмамлаган. Музыка мәктәбен тәмамлагач, Чита ягында хәрби хезмәттә булган, дивизиянең хәрби оркестрында трубада да уйнаган. Армиядән кайткач, Стәрлетамактагы мәдәни-агарту училищесына укырга кергән (Салават Фәтхетдинов белән бергә укыган)[3].

Бишенче сыйныфта укыганда кулына беренче тапкыр баян алган. Туганнары, музыкаль белем алмасалар да, барысы да бик матур җырлый. Бу сәләт, күрәсең, буыннан-буынга күчә бара. Икетуган абыйсы Башкорстанның атказанган артисты (1993) Фуат Әхмәтов (1945―2006)[4][5] 1971―2006 елларда Салават драма театры артисты булган. Икетуган сеңлесе Башкортстанның халык артисты (2006) Светлана Хәкимова (1963 елда Әлшәй районы Иске Сәпәш авылында туган) 1991 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы.

Remove ads

Иҗаты

1981 елдан танылган җырчы Салават Фәтхетдинов белән иҗади тандемда яши һәм эшли. 1989 елдан 2000 елга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яши. Музыка өлкәсендә җырчы һәм композитор инде кырык елдан артык бергә. Җырчының Казанда, Камал театры сәхнәсендә узучы 37нче сезонында катнаша (2025). Җәвит Шакиров, Хәния Фәрхи һ.б. танылган җырчылар белән дә эшләгән. Ул шулай ук башка артистларга аранжировка яздыртканда баян партияләрен уйнаган (кулына ясалган операциядән соң, бу эш белән шөгыльләнми, күбрәк көйләр яза). Җырчының башкару манерасы, тавыш мөмкинлекләреннән чыгып иҗат итә[6].

Җырлар иҗат итүче[3] һәм баянчы Альфред Якшимбетовның 600дән артык җыры бар (2024 елга). Аның музыкаль әсәрләре шигърилек һәм нәфислек белән тулы, ачык төсләргә бай. Аларны татар һәм башкорт эстрадасының танылган артистлары: Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов (Хөрмәт ит), Хәмдүнә Тимергалиева, Резидә Шәрәфиева (Бергә булыйк), Гүзәл Уразова (Бөрлегән), Вадим Захаров, Башкортстанның халык артисты Светлана Хәкимова, Татарстанның атказанган артистлары Рифат Зарипов (Гомерләр; Тип, йөрәгем; Кодалар, кодачалар), Иркә (Әни килә), Гөлсирин Абдуллина (Янма, йөрәк), Илфат Шәехов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрваз Килдегулов, эстрада артистлары Асылъяр, Алинә Сафиуллина, Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, Гөлнара Габидуллина (Тимә син, әй, язмыш), Айдар Фәтхетдинов (Бергә яшик, дуслар), Рәфис Сирусин, Айдар Рәкыйпов, Наилә Шәрипова һәм күп кенә һәвәскәр башкаручылар башкара [7][8][9].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Кыска фактлар Тышкы рәсемнәр ...

Гаиләле. Хатыны Наилә, балалары (улы Салават, кызы Альбина), оныклары[3].

« Мин йокларга ятсам, ул да йокларга китә торган, торсам — тора, эчсәм — эчә торган, бик тәртипле, итагатьле дустым ул минем. Моңарчы минем өчен яшәде, хәзер үзе өчен яшәсен инде, дип телим аңа. Ни генә кыланса да, барыбер мине куып җитә алмаячак. Узып китү турында әйтмим дә. Миңа 100 тулганда аңа 99 гына яшь була әле. Бик сабыр һәм талантлы шәхес ул[3]
»
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads