Амалия Матерна

From Wikipedia, the free encyclopedia

Амалия Матерна
Remove ads

Амалия Матерна (туган чактагы исеме Амалия, соңрак Фридрих-Матерна) (10 июль, 1844, Санкт-Георген-ан-дер-Штифинг – 18 гыйнвар, 1918, Вена) — Австрияның мәшһүр опера җырчысы, драматик сопрано тембры иясе. Озак еллар Вена опера театры труппасында эшли, соңрак камера җырчысы буларак чыгышлар ясый. Тавышының нечкәлеге дә, дәртле көчлелеге белән дә дан яулаган. Иң әүвәл, Рихард Вагнер әсәрләрендә башкарган рольләре буенча танылган.

Кыска фактлар Амалия Матерна, Туган ...
Remove ads

Иҗаты

Амалия Матернаның беренче чыгышы 1865 елда Грац шәһәренең Талия театрында урын алган. Актер Карл Фридрихка кияүгә чыгып, аның белән бергә Венаның Карл театрында һәм шәһәр бистәләрендә урнашкан театрларда чыгышлар ясый. 1869 елда Мейерберның "Африкан" операсында Селика ролен башкарып, Вена дәүләт опера театры сәхнәсен үзенә беренче тапкыр ача[3]. Бу чыгыш белән дан яулагач, җырчыга Вена дәүләт опера театры тарафыннан 25 еллык контракт бирелә. Вена театрында җырчының 1874 елда Вердиның "Аида"сында Амнерис ролен һәм 1875 елда Гольдмаркның "Саба патшабикәсе"ндә баш ролен башкаруы тарих битләренә кереп кала[3].

Фәкать, җырчы Рихард Вагнер әсәрләре образларын ачу белән күбрәк таныла[4]. 1876 елда Байройтта Рихард Вагнерның яңа тәмамланган "Нибелунг йөзеге" циклында, "Валькирия"(1877) һәм "Зигфрид" (1878 ел) операларының беренче Вена куелышларында һәм "Нибелунг йөзеге"нең Берлин куелышында төп рольне, ягъни Брунһильда ролен башкара[4]. 1882-1891 елдарда һәр Байройт фестивалендә Рихард Вагнерның соңгы операсы "Парсифаль"дагы Кундри ролен башкара.

1884 елда Амалия Матерна АКШга Герман Винкельман һәм Эмиль Скария белән сәфәр кыла. 1885 елда Метрополитен опера театрында Рихард Вагнерның "Тангейзер" операсында Элизабет ролен башкара[3]. Шулай да опера җырчысы бу театрда "Гугенотлар"да Валентин, "Жидовка"да Рахель, "Валькирия"да Брунгильда рольләре белән чыгыш ясый[3].

1885 елда җырчы яңадан Вена шәһәренә кайта һәм киләсе 9 ел дәвамында чыгышларын дәвам итә. 1885 елда "Танһейзер"да Элизабет ролендә соңгы тапкыр театр сәхнәсендә чыгыш ясый. Лаеклы ялга чыга һәм бу көннән җыр дәресләре генә бирә. 1913 елда Рихард Вагнерның 100 еллыгына багышланган концертта Кундри партиясенең иң популяр өзекләрен башкара[3].

Remove ads

Галерея

Искәрмәләр

Чыганаклар

Шулай да карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads