Анатолий Герчиков

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Анатолий Герчиков (29 апрель 1943 ел) — галим-физик һәм химик, югары мәктәп укытучысы. Химия фәннәре докторы (1995), Башкорт дәүләт университетының мактаулы профессоры.

Кыска фактлар Анатолий Герчиков, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Анатолий Яковлевич Герчиков 1943 елның 29 апрелендә Куйбышев өлкәсенең Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә туган. 1965 елда Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт университетын тәмамлый. 1966-1969 елларда СССР Фәннәр академиясенең Н. Н. Семенов исемендәге химик физика Институты филиалы аспирантурасында укый. 1973 елда «Сыек фазада метилэтилкетонның озонлаштырылган окислашу механизмы һәм кинетикасы» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, химик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. БДУ-ның химия факультеты физик химия һәм химик экология кафедрасында доцент булып эшли.

1995 елда докторлык диссертациясе яклап, химия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала, профессор (1998).

1969-1991 елларда һәм 1993 елдан алып БДУ-да эшли, 2003-2010 елларда химия факультеты деканы була. 1991-1993 елларда Органик химия институтының өлкән гыйльми хезмәткәре.

Фәнни кызыксынулары өлкәсе: органик берләшмәләрнең радикал-чылбырлы окислашу механизмы һәм кинетикасы, радикал процессларның синтетик һәм табигый ингибиторлары, табигый антиоксидантлар. А. Я. Герчиков органик материалларның (дару препаратларының, азык продуктларының һәм башкалар) югары температуралы окислангандагы деструкциясен тотырыкландыручы яңа матдәләр тәкъдим итә.

Анатолий Яковлевич Герчиков 12 уйлап табу[1], 200-гә якын фәнни хезмәт авторы, шул исәптән 11 уку әсбабы. Аның җитәкчелегендә 5 кандидатлык һәм бер докторлык диссертациясе әзерләнә һәм яклана (Әхмәтова Г. Р., И. В. Сафарова, А. Д. Мөхәммәтов һәм башкалар). Башкорт дәүләт университетының, Россия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең органик химия институтының, Россия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең молекула һәм кристаллар физикасы институтының[2] диссертация советлары әгъзасы, БДУ-ның химия факультеты гыйльми советы әгъзасы.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Хезмәтләре

    • Кинетика и механизм озонированого окисления метилэтилкетона в жидкой фазе. Черноголовка. 1975.
    • Антиокислительные свойства ряда производных урацила (в соавторстве). Вестник БГУ. 2004 № 3.
    • Новые производные 2-[2-(2,6-дихлораннлнно) фенил]уксусной кислоты с выраженным противовоспалительным действием// Известия ВУЗов. (в соавторстве). Сер. Химия и хим. технология. 2008 г., т.5 I, № 5, с.87-92.
    • Нестероидные противовоспалительные лекарственные средства. Сообщение I. Исследование взаимосвязи «структура-эффективность противовоспалительного действия» (в соавторстве). «Биомедицинская химия». т. 53, вып. № 3, 2007 г. — с. 266—275.
    • Анализ механизма радикально-цепного окисления этилбензола в присутствии добавок N-2-этилгексил-N’-фенил-п-фенилендиамина. Бутлеровские сообщения (в соавторстве). 2018. Т.53. № 1. С.102-106. ROI: jbc-01/18-53-1-102.
    • N-2-этилгексил-N’-фенил-п-фенилендиамин в качестве ингибитора радикально-цепного окисления этилбензола. Бутлеровские сообщения (в соавторстве). 2017. Т.50. № 6. С.126-131. ROI: jbc-01/17-50-6-126.
    • Урацилы как ингибиторы радикально-цепного окисления органических соединений. Бутлеровские сообщения (в соавторстве). 2011. Т.25. № 6. С.22-28. ROI: jbc-01/11-25-6-22.
    • The kinetic model of ndecane oxidation in the presence of inhibitory composition / M. V. Tikhonova, G. G. Garifullina, A. Ya. Gerchikov, S.I. Spivak / International Journal of Chemical Kinetics. — 20.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads