Анатолий Смородинцев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Смородинцев Анатолий Александрович (19 апрель 1901 ел — 6 август 1986 ел) — ССРБ бактериологы, вирусолог, иммунолог. ССРБ Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1966), медицина фәннәре докторы, профессор, ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының грипп фәнни-тикшеренеү институтына нигез салучы һәм беренче директоры.
Remove ads
Биографиясе
Анатолий Александрович Смородинцев 1901 елның 19 апрелендә Россия империясе Уфа губернасы Бөре өязе (хәзер Башкортстан Республикасының Аскын районы) Аскын авылында земство табибы гаиләсендә туа. Гаиләдә барлыгы дүрт бала була. Әтисе аларда медицинага сөю тәрбияли һәм бөтен балалары да табиб булып китә[3]. Башлангыч мәктәпне һәм реаль училищены тәмамлаганнан соң, Томск университетының медицина факультетына укырга керә.
1923 елда университетны тәмамлаганнан соң Томск Бактериология институтында ассистент итеп калдыралар[4]
1924 елда Эшче-авылдаш Кызыл армиясенә чакырыла. Төркестан фронтында табиб булып хезмәт итә, басмач бандалар белән сугышта катнаша.
1926 елда, Кызыл Армияда хезмәтен тутыргач, Ленинградта Эксперименталь медицина институтында стажировка үтә, бер үк вакытта Акушерлык һәм гинекология үзәк институтының бактериологик лабораториясе мөдире була.
1933—1937 елларда — Л. Пастер исемендәге Ленинград бактериология һәм эпидемиология институтының бактериология бүлеге мөдире
1938—1945 елларда — Мәскәүдә Бөтен Союз эксперименталь медицина институтының вирус бүлеге мөдире.
Бөек Ватан сугышы вакытында — Томск институты белән эвакуациядә, Томск шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге баш эпидемиологы (1941-1942).
1946—1967 елларда — Ленинград эксперименталь медицина институтында вирусология бүлеге мөдире.
1967—1972 елларда — Бөтен союз гриппны фәнни-тикшеренү институты директоры.
1972 елдан — шушы институтның гриппны һәм кискен респиратор авыруларны искәртү үзгәлекле бүлеге мөдире
1975 елдан — ССРБ Медицина фәннәре академиясенең эксперименталь медицина институтында вирусология бүлеге мөдире.
1986 елның 6 августында Ленинградта вафат була. Богословский зиратында җирләнгән.
Remove ads
Фәнни эшмәкәрлеге
600-дән артык тикшеренү авторы, шул исәптән вируска каршы иммунитетка, талпан энцефалитына, геморрагик нефрозонефритка, полиомиелитка, кызылчага, эпидемик паротитка, гриппка, вируслы инфекцияләрне үзенчәлекле профилактикалау ысулына багышланган 12 монография авторы һәм автордашы.
Полиомиелитка каршы вакцина эшли һәм индерә (М. П. Чумаков белән бергә) . Гриппка, талпан энцефалитына, кызылчага, эпидемик паротитка каршы вакцина эшли.
А. А. Смородинцев турыдан җитәкчелеге астында Л. Пастер исемендәге Ленинград институтында, Л. М. Бойчук, Е. С. Шикина һәм Л. Ю. Тарос катнашлыгында, 1960 елда зыянсыз аттенуирланган штамм «Ленинград-16» селекцияләнә һәм кызылчага каршы вакцинаны җитештерү технологиясе эшләнә, ул 1967 елдан ССРБ-ның бөтен территориясендә киң кулланыла башлый.
Remove ads
Бүләкләре
- 1 дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1941),
- Ленин премиясе лауреаты (1963).
- Ике Ленин ордены[5], Халыклар Дуслыгы ордены[6],
- «Хөрмәт Билгесе» ордены,
- медальләр.
Әдәбият
Смородинцев Анатолий Александрович // Сафлор — Соан. — М. : Советская энциклопедия, 1976. — С. 626. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 23).
Чумаков М. П. Анатолий Александрович Смородинцев (К 80-летию со дня рождения) // Журн. микр., эпид. и иммун.. — 1981. — № 7.
Сылтамалар
- Дуэль с вирусы. Спасти человечество 2020 елның 11 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads