Ангилья
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ангилья (Әңгилья, ингл. Anguilla, әйтелеш: [æŋˈɡwɪlə]) — Бөекбританиянең үзидарәле диңгезарты территориясе.
Мәйданы 102 км². Халык саны — 13 037 кеше (2011)[1][2], шуларның 90% — зәнҗиләр, 4,6% — мулатлар, 3% — ак тәнлеләр. Өч чагыштырмача зур һәм егермегә якын вак утрау һәм мәрҗән рифларынан гыйбарәт.
Башкала — Валли шәһәре.
Тропик пассатлы климат, уртача еллык температурасы +28°С. Июль-октябрьдә гарасатлар була.
Утрауның кайчан һәм кем тарафыннан ачылганлыгы төгәл билгеле түгел. 1650 елдан Бөекбритания колониясе. 1980 елдан — диңгезарты территория.
Икътисад нигезе — туризм, офшор бизнесы һәм балык тоту. Аз күләмнәрдә омарлар, тоз һәм ром читкә чыгарыла. Ягулык, азык-төлек, сәнәгать мәхсулатлары һәм текстиль импортлана.
Remove ads
Диннәр
2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Ангилья халкының зур күпчелеге христианнар: англикан чиркәве диндарлары – 29 %, методистлар – 23,9 %, илленчеләр – 7,7 %, җиденче көн адвентистлары – 7,2 %, Көнбатыш Һиндстан чиркәве диндарлары – 7,6 %, баптистлар – 7,3 %, католиклар – 5,7 %, Йәһвә шаһитлары – 0, 7 %. Башка диннәр (растаманнар, Һинд дине, плимут кардәшләре, Ислам) – 6 %, атеистлар – 4 % [3].
Ангильяда Мөселман мәдәни үзәге (Muslim cultural centre) ачылган һәм эшли[4].
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads