Андраш Рона-Таш

Венгрия ориенталисты, тарихчысы From Wikipedia, the free encyclopedia

Андраш Рона-Таш
Remove ads

Андраш Рона-Таш (маҗар. András Róna-Tas; 1931 елның 30 декабре, Венгрия корольлеге[d], Будапешт) ― мөстәшрикъ, венгр тел белгече, тарихчы, тюрколог һәм монголистика белгече, чуаш телен өйрәнүче, Венгрия Фәннәр академиясенең[d] хакыйкый әгъзасы (1995). Венгрларның төрки телләргә һәм мәдәниятенә мөнәсәбәтен өйрәнүгә зур өлеш кертә. 1990―1992 елларда Сегед шәһәренең Йожеф Аттила исемендәге университеты[d] ректоры.

Кыска фактлар Андраш Рона-Таш, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1931 елның 30 декабрендә Венгрия корольлеге[d] (хәзерге Венгрия) башкаласы Будапешт шәһәрендә туган[1]. 1955 елда Будапешт университетын[d] тәмамлаган, Шәрекъ халыкларының этнографиясе, археологиясе, тарихы һәм телләре буенча төпле белем алган. Ул үзенең университет белемен Этвеш Лоранд университетының[d] (ELTE) фольклористика һәм көнчыгышны өйрәнү факультетында 1950 елда башлый һәм 1955 елда социаль фәннәр өлкәсендә диплом алган. Аның укытучылары Лайош Лигети[d] (Lajos Ligeti), Дьюла Немет[d] (Gyula Németh), Дьюла Ортутай[d] (Gyula Ortutay) һәм Иштван Талаши[d] (István Tálasi) була. 1958 елда Тибет теле буенча диссертациясе өчен университет докторы исемен алган. Аның өстәмә өйрәнгән белем тармагы монголистика һәм гомуми фольклористика була[2].

Тибет һәм Монгол лингвистикасы буенча кандидатлык диссертациясен 1964 елда, алтай телләренең туганлык мөнәсәбәтләрен чагыштырмалы тикшеренүгә багышланган докторлык диссертациясен 1971 елда яклаган[2].

Үзе эшли торган белем тармагы буенча яңа юнәлеш ачып җибәрә алган профессор А. Рона-Таш озак вакыт Сегед университетында[d] алтаистика кафедрасы белән җитәкчелек иткән. Алтаистика ― ориенталистиканың алтай телләрендә сөйләшүче кавемнәрнең (төрки, монгол, маньчжур телле халыклар) узганын һәм бүгенгесен төрле яклап өйрәнүче бер тармагы, махсус гыйлеме[2].

Галимнең тарихи алтаистика[d] өлкәсендә, бигрәк тә алтай телле халыкларның борынгы язмышларын, телләрнең үсү-үзгәрү үзенчәлекләрен өйрәнү буенча ирешкән казанышлары ориенталистика[d] (Шәрекъ белеме) фәнендә киң таныла. Галимнең хезмәтләре төрле илләрдә, төрле телләрдә еш басыла (исемлек 300 дән артык). Чит илләрдәге университетлар тарафыннан профессор сыйфатында эшкә чакырылган. Мәсәлән, 1971, 1985―1986 елларда Бонн[d], 1982―1983 елларда Вена[d] университетларында контракт буенча лекцияләр укыган. Профессор А. Рона-Таш ― 1990 елдан Венгрия Фәннәр академиясе[d] әгъзасы[2].

Алтай телләре төркеменә карый торган телләрдән тыш, урал телләре төркеменә керүче фин-угыр һәм башка Себер–Урал халыклары телләре буенча да хезмәтләре бар. Телләрне табигый тормыш шартларында өйрәнүгә әһәмият бирә. 1957―1958 елларда Монголиядә этнографик һәм лингвистик материаллар туплаган. 1961 һәм 1973 елларда Урта Идел буена сәяхәт ясап, төрки телләрнең кайбер сыйфатларын саклаган чуаш телен җентекләп тикшергән[2].

2002 елда пенсиягә чыккан, әмма университетта укытуын һәм тикшеренүләр белән шөгыльләнүен дәвам иткән.

А. Рона-Таш ― полиглот[d] галим. Урал-алтай халыклары телләренә күпмедер күләмдә мөнәсәбәте булган башка кавемнәрнең тарихларын һәм телләрен, мәсәлән, төрки-монгол халыклары белән борынгылыкта якыннан аралашкан күршеләрдән кытайларның, тибетларның борынгы чор телләрен, язуларын махсус өйрәнгән. Бай мәгълүмат саклаучы латинча, юнанча (борынгы грекча) чыганаклардан оригиналда иркен файдалана. Немецча, инглизчә, французча яхшы белә, русча җиңел аралаша, татар теленең хосусиятләрен нечкәләп аңлый[2].

Венгрия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнүчеләр комитеты һәм Сегед комиссиясе әгъзасы булган. 1990 елда Венгрия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, 1995 елда ― хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Чуаш Милли академиясенең[d], Ататөрк Төркия институтының, чит илләрдә ― Швеция король Фәннәр академиясенең[en] һәм Хельсинки фин-угор җәмгыятенең мактаулы әгъзасы. Сент-Иштван Академиясе әгъзасы. 1996―2004 елларда ― «Acta Orientalia»[d] фәнни журналының редакция коллегиясе рәисе.

Remove ads

Фәнни кызыксынулар өлкәсе

Тибет, монгол, чуаш һәм борынгы венгр тарихы, шулай ук борынгы венгр теленең төрки телләр белән бәйләнеше. Үзенең тюркологик тикшеренүләрендә чуаш теленең тарихын һәм чыганакларын, шулай ук чуаш теленең төрки телләр арасындагы урынын тикшерә. 350дән артык фәнни хезмәтенең авторы яки автордашы булып тора. Аларның йөздән артыгы чит телләрдә басылып чыккан.

Факт

А. Рона-Ташның болгар теле үзенчәлекләренә карата әйткән фикерләре (аерым алганда, болгар эпитафияләренең бер өлешендә чуашчага якын элементларның[d] булу ихтималы) кайбер татар тел белгечләренең (мәсәлән, академик М. З. Зәкиевнең) кискен рәвештә каршы чыгуына очраган[2].

Шәхси тормышы

1958 елда өйләнгән. Хатыны невролог, доцент Эва Вереш (Éva Veres, 1935―2020). Ике баласы, сигез оныгы бар. Улы ― социолог Акош Рона-Таш (Ákos Róna-Tas; Сан-Диегодагы Калифорния университеты[d]), кызы ― гематолог доктор Агнеш Рона-Таш (Ágnes Róna-Tas).

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads