Атҗитәр (Кырмыскалы районы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Атҗитәр (Иске Атҗитәр) — Башкортстанның Кырмыскалы районындагы татар авылы. Уфадан 60 чакрым ераклыкта урнашкан.

Кыска фактлар Атҗитәр, Нигезләнү датасы ...

Remove ads

Тарихи белешмә

Атҗитәр авылына 1739 елда типтәрләр килеп утыра, алар җирне Өршәк-Мең олысы башкортларыннан мәңгегә алалар; аннан соң 1758 елда ук авылга башкортлар тарафыннан мишәрләр кертелә.[4]

Атиҗитәрдә Башкорт-мишәр гаскәренең 1нче мишәр кантонының штабы урнашкан була. Тукай, Мөксин, Бозаяз, Корманай, Балыклыкүл, Солтанморат, Талбазы, Кәлчер-Буран, Кәбәч, Зәет, Нугазак авылларыннан Француз сугышына барырга җыенган яугирләр шунда тупланган.

Remove ads

Халык

Халык саны
2002[3]2009[3]2010[2]
693492499

Танылган шәхесләр

  • Ырынбур Диния нәзаратының беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов 1796 елда Сенаттан җир сатып алы хокукын ала һәм Атҗитәр типтәрләре җирләрен башкортлардан икенче тапкыр сатып ала. «Бу минем җир, куртым килешүегезнең вакыты узды» дип Атҗитәр халкын куа башлый. Аның кешеләре татарларны чәчкән игеннәргә кертмичә, икмәкләрне урап һәм Атҗитәрнең көтүдән калган терлекләрен җыеп мөфтинең утарына кайтаралар. Мөфти хәзрәтләре дәгъвалаган җирләрне эшкәртергә кол чуашларны хуторларга китереп утырта. Озак вакытка сузылган мәхкәмәләшү башлана. Мөфти гомеренең ахырынача шунда яши, кабере авыл зиратында саклана[5]
  • Илдар Уразбахтин (1954), медицина фәннәре докторы (2005). БР атказанган табибы (2005). БР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007)
  • Акбашев Рәшит Шаһабетдин улы - СССР һәм Рәсәй табибы, 1962—1994 елларда Янгантау шифаханәсенең баш табибы.

Икътисад

Атҗитәрдә ҖЧҖ “Аккош” кошчылык фабрикасы эшли башлаган (8 мең баш каз).

Мәгариф

Атҗитәр урта мәктәбендә 76 бала укый (2010-11 уку елы саннары).

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads