1812 елгы Ватан сугышы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
1812 ел Ватан сугышы (фр. Сampagne de Russie pendant l'année 1812) — Россия империясе территориясенә һөҗүм иткән Франциянең Россиягә каршы сугышы.
Ватан сугышы монда китерә. Бу терминның башка мәгънәләрен карау өчен Ватан сугышы (мәгънәләр) битенә күчегез.
Сугыш сәбәпләрнең берсе Россиянең Англиянең континенталь блокаданы якларга ризасызлык булган. Наполеон Iнең агрессив сәясәте дөньядагы иң зур ил саналган Россияне яулап алу нияте белән алып барыла. Моңа 1807 елгы Тилзит солыхы да каршылык күрсәтә алмый.
Россиягә походка Наполеон бик тырышып әзерләнә. Рус армиясен тиз генә тар-мар итеп, аннан мөмкин кадәр ансат котылырга тели ул. Французлар үзләрен «Бөек армия» дип атый. Наполеон 610 мең кешедән торган гаскәр туплый. Аның гаскәрләрендә, француз солдатларыннан тыш, басып алган илләре: Пруссия, Австрия, Бавария, Саксония, Италия, Польша, Испания солдатлары була.
24 июнь — Россиягә Бонапарт җитәкләгән француз гаскәрләре, сугыш игълан итмичә, Неман елгасы аша бәреп керә. 1812 елгы Ватан сугышы башлана.
7 сентябрь — Мәшһүр Бородино сугышы башлана.
19 октябрь — Наполеон Мәскәүне ташлап китә.
Remove ads
Шулай ук карагыз
Bu məqələ latin əlifbasında: 1812 yılğı Watan suğışı(үле сылтама). |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: French invasion of Russia (ингл.)
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Campagne de Russie (1812) (фр.)
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Отечественная война 1812 года (рус.)
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads