Барда районы

Пирем крае райуны From Wikipedia, the free encyclopedia

Барда районы
Remove ads

Барда муниципаль районы (рус. Бардымский район) – Пермь краеның көньягында урнашкан муниципаль район. Мәйданы – 2382 км². Район үзәге – Барда авылы.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

Remove ads

Географиясе

Район җире Тол елгасы һәм аның кушылдыгы Барда елгасы бассейнында урнашкан.

Район территориясендә 8 ботаник табигать истәлеге һәм Тол заказнигы бар. Ботаник табигать истәлекләре арасында: Чаганлы тау – биредә иң төнъяк чаган урманы урнашкан, Имәнлек (Сараш имәнлеге) – төнъякта урнашкан имәнлек вәкиле, Сараш нарат-имән урманы – Пермь өлкәсендәге котыпка иң якын имән урманы, Барданың чияле тавы, Кызыл Яр тавы – урман-дала реликт (борынгы) комплекс. Район 1926 елның 4 ноябрендә оештырылган. 1962 елның февралендә бетерелгән, 1965 елның 12 гыйнварендә кабат торгызылган. Уса өязе Пермь губернасының Барда, Сараш, Елпачиха, Шермеит, Печмән, Крыловка (өлешчә), Покров-Ясыль (өлешчә) волостьлары нигезендә оештырыла. 1926 елда район 23 авыл советына, карый торган 132 торак ноктасыннан, 9749 хуҗалыктан һәм 43804 кешедән торган. 1938 елның октябрендә район Пермь өлкәсе составына кергән.

Remove ads

Административ бүленеш

Районга 12 авыл җирлегенә буйсынган 63 торак ноктасы керә:

Демография

Барда районының иң зур торак урыны – Барда авылы. Барда авылында район халкының өчтән бер өлеше яши (10 мең кеше). Хезмәт яшендәге кешеләр 46% тәшкил итә, хезмәт яшенә кермәгәннәр – 27%.

Подробнее Халык саны ...

Халык саны: 26,5 мең кеше. 2020 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча халыкның 64,5 %ын татарлар, 25,1%ын башкортлар тәшкил итә.[11]

Милли состав

Борынгыдан килгәнчә, Барда төбәге халкы башкорт сословиясендә торган. Шуңа күрә хәзер дә халыкның бер өлеше үзен башкорт итеп яздыра. Ләкин бер үзенчәлек бар: алар туган телләре итеп мотлакъ татар телен таныйлар (1989 ел сан алу вакытында – 98 процент). Авыл һәм район җирендә татар теле өстенлек итә. Сан алу буенча милли состав:

Подробнее Ел, башкортлар ...

Сан алу буенча татар һәм башкортларның нисбәте:[12]

Подробнее ел, башкортлар кеше ...
Remove ads

Мәгариф

Барда муниципаль районында 19 уку йорты исәпләнә, шул исәптән этномәдәни (татар) мәгариф эчтәлеге компоненты белән – 15 (79 %). 4 меңгә якын бала укый. Крайда бердәнбер Милли (татар) гимназиясе, махсус (коррекцион) мәктәп, ПУ-84 һәм аның базасында эшчәлек иткән Чайковски сәнәгат-гуманитар көллият (ЧПГК) филиалы. Казан социаль һәм гуманитар белемнәр институты шулай ук Барда районын уңышлы каплатуга ирешкән. Барда районының уку йортларында 30% якын Татарстан вузларын тәмалаучылар тәшкил итә. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 80%ка якыны Татарстанда белем алган.

Remove ads

Матбугат һәм ТВ

Бардада 1931 елдан “Таң” газетасы[13] чыга, русчага дубляж формасында “Рассвет” газетасы чыгарыла. Газетаның редакциясе каршында газет-китап нәшрияты эшли. 1991 елдан 2000 елга кадәр татар телендә 18 әдәби китап чыгарылган.[14] 2005 елны «Тол буйлары» һәм «Нурлы Барда» газеталары чыга башлый.

Барда районында туганнар

Remove ads

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads