Татар-башкорт кемлекләре мәсьәләсе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Татар-башкорт кемлекләре мәсьәләсе – Россия Федерациясе эчендә яшәгән кардәш башкорт һәм татар халыкларының сәяси яктан актив милләтпәрвәр зыялыларны борчыган милли кемлек төшенчәләре тирәсендәге бәхәсләр.[1][2]

Туктамый үсә торган глобальләшү тәэсире астында кушма кемлекләр тудыра башлаган кемлек кризисларының милләт төшенчәсе тирәсендәгеләрнең аерым бер очрагы.
Remove ads
Башкорт-татар арасындагы шәхесләр
- Шамил Анак — башкорт-татар шагыйре.
- Фәридә Кудашева — күренекле татар җырчысы, Башкорт АССРының (1968) һәм Татарстанның халык артисты (1990), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты.
- Айдар Галимов – популяр татар җырчысы.
- һ.б.
Карашлар төрлелеге
Аерым танылган шәхесләр карашлары
- Вил Мирзаянов: Башкорт теленең Башкортостанда укытылуы дөрөс[12]
- Дамир Исхаков: «Башкортлар тарихы турында иң сыйфатлы хезмәтне Зәки Вәлиди язган. Анардан соң бар язылганы ― миф»[5]
- Кәрим Яушев: «Башкортстанда узган һәр җанисәп алдыннан теге яки бу авылда татарлар түгел, башкортлар яши дип пропаганда башлана»[5]
- Рафаил Хәким: Башкортлар юк. Башкортлар – бу татарларның өләше. Башкортлар бу татарларны басу өчен большевикларның идеясе. [3][13][14]
- Марат Колшәрипов: «... [Б]асманың[15][16][17] редакцион коллегия һәм фәнни җитәкчесе тарих фәннәре докторы Рафаил Хәким Көнбатыш Урал алды төбәкнең һәм гомумән Көньяк Урал якларының борынгы һәм урта гасырлар тарихына бәйле күпсанлы фальсификацияләр, беръяклылык һәм махсус бозулар кертмәсә, бу хезмәтнең чыгуга бик шат булыр идек.»[4]
Тел мәсәләсе һәм башкортлар үзеңне саклау өчен көче
- Шулай ук карагыз: Татарлык һәм ba:Башҡортлоҡ.
Башкортлар арасында еш татар телендә яки суржик аналогиясендәге "с"-ыплашкан сөйләшү очрый. Әмма кайбер галимнәр буенча татар телдә сөйләшү ― бу татар милли кемлегенең төп күрсәткече түгел.[7][8][9][10]
1918 елда Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә "башкорт телендә китаплар, әлифбалар, дәреслекләр кирәк" дигән эш калкып чыга. Галимҗан Ибраһимов, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының
Уфа һәм
Казан губернасында яшәүчеләр арасында барган бәхәс-тарткалашны җентекле тикшереп, "башкорт телен, әдәбиятен тудыруга теләк ― башкорт милләтчелеге түгел", дигән нәтиҗәгә килә.[18] Марксизм галиме һәм коммунизм тарафдары, ялкынлы публицист-трибун буларак, Галимҗан Ибраһимов башкортларның бу мәсьәләне үзләре теләгәнчә хәл итү юлында тора. Бу турыда ул түбәндәгеләрне яза:
“Татар әдәбиятеннән зур бер өлкәнең аерылып чыгуы олуг бер югалту булса да, тарих китереп чыгарган фактлар белән исәпләшергә мәҗбүрбез...
Башкортлар тели икән — мәктәп һәм театрдамы, прошениелар яки әдәбияттә — аларның аерым юл тотарга теләвенә каршы көрәшергә без, татар әдәбиятчеләрнең, бернинди хакы юк".
“Мин сүземне татар милләтчеләренә каратып сөйләмим. Алар арасында башкортларны әдәби-мәдәни яктан татарлаштырырга тансык һәм, шулай итеп, татарлыкны көчәйтү фикерендәгеләр, әлбәттә, бар, һәм татар милләтчесе өчен бу бик табигый бер фикердер. Әммә коммунистлар арасында бу хакта ике сүз булуына урын юк".[19]
Remove ads
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Ишмөхәммәт Галәветдинов: Башҡорт әҙәби теле нисек барлыҡҡа килде?(үле сылтама)
- Горенбург Д. К исследованию механизма национальной принадлежности у татар и башкир в Башкортостане. Перевод статьи: Gorenburg D. Identity change in Bashkortostan: Tatars into Bashkirs and back // Ethnic and Racial Studies. 1999. Vol. 22. No.3. P. 554–580. Авт. пер. И. В. Кучумова.
- Казанда башкорт булу җиңел.
- Башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле Башкорт-татар мөнәсәбәтләре турасында ла
- Татар ШТКсы татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында шаярып, дуслыкка чакырды
- Городецкая И.М., Рогов М.Г., Блохин А.Б. Межэтнические отношения русского, татарского и башкирского народов // Проблемы cоциальной психологии личности.
- Вестник Башкирского университета. 2015. Т. 20. №2 681БАШКИРО-ТАТАРСКИЙ ЭТНОСОЦИАЛЬНЫЙ СИМБИОЗ С ТОЧКИ ЗРЕНИЯ ИСТОРИОСОФИИ 2021 елның 23 апрель көнендә архивланган.
- Шафигуллин, Наиль Габдуллович. Татаро-башкирские секции партийных комитетов в восстановительный период (1921-1926 гг.) [Текст] : Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидата исторических наук. (570) / Казан. гос. ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина. — Казань : [б. и.], 1972. — 25 с.
- Gorenburg Dm. Identity change in Bashkortostan: Tatars into Bashkirs and back // Ethnic and Racial Studies. 1999. Vol. 22. №3. P. 553-580./ Пер. И.В.Кучумова.
- Горенбург Д. Татары – башкиры – снова татары: изменения этнической идентичности в Башкортостане // Вестник Евразии. 2004. №1. С.65-77.
- Буранчин А.М. Проблема этнической и языковой идентичности северо-западных башкир // Национальные и языковые процессы в Республике Башкортостан: история и современность: Информационно-аналитический бюллетень ИГИ АН РБ № 5-6. – Уфа, 2007. С.65-69.
- Гарипова Ф.Х. Языковая политика и общественная мысль. – Уфа, 2009.
- Гревингхольт Й. Республика Башкортостан. Становление авторитарного режима. — Казань, 2006
- Кузеев Р. Г. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала: этногенетический взгляд на историю. — Уфа, 1992.
- Садыкова, Лиана Рифовна.Сохранение и трансформация этнокультурной идентичности в условиях эмиграции: на примере "тюрко-татарской" диаспоры США : диссертация ... кандидата исторических наук : 07.00.07 / Садыкова Лиана Рифовна; [Место защиты: Удмурт. гос. ун-т]. — Уфа, 2012. — 208 с.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads