Татар- башкорт мөнәсәбәтләре

From Wikipedia, the free encyclopedia

Татар- башкорт мөнәсәбәтләре
Remove ads

Татар-башкорт мөнәсәбәтләреРоссия байрагы Россия Федерациясе эчендә яшәгән кардәш башкорт һәм татар халыкларының бер-берсе белән бәйләүче уртак тарихы.

Thumb
Дөньяда бер генә булган татар һәм башкортларга уртак һәйкәл. Ырынбурны дутовчылар һөҗүменнән саклаганда һәлак булган татар һәм башкорт милләтле кызылгвардеецлары гомуми каберендә кабер ташы. Бәрде, Ырынбур

Тасвирлама

Хәзерге Башкортстан Республикасы территориясендә татарлар төп халыкларның берсе һәм бу җирлек алар өчен гадәти төпләнү урыны булып тора. Республиканың төньяк-көнбатыш өлеше элек Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы йогынтысында була, 15501580 елларда Казан өязенә керә. 17081728 һәм 17311734 елларда бу территория (Уфа провинциясе) Казан губернасына буйсына.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татарларның күпчелеге яшәү урыннарын ташлап китәргә мәҗбүр була. Казан татарларының Нугай Урдасының Урал алды җиренә күченүләрендә төп фактор — җирле нугай татарлары һәм башкорт халкы белән этник, дини, тарихи-мәдәни тугандашлык ул. Асаба башкортлар торган җирләрдә килгән кешеләр кердәшләр (припущенниклар) буларак төпләнергә рөхсәт ала, һәм башкортларга йөкләтелгән ясакның бер өлешен үзләре түләргә тиеш була. Үз авылларын оештырудан тыш, татарлар кайбер башкорт авылларына да килеп урнаша, һәм тора-бара бу авылларның күбесе татар авылы булып китә. XVII гасырның 70 елларыннан башлап бу территориядә шәһәр-ныгытмаларда һәм чик буйларында хезмәт итү өчен Түбән Новгород һәм Касыйм төбәкләреннән күченгән йомышлы татарлар шактый күбәя.

XX-XXI гасыр

Совет чорында Башкортстан АССР дәүләтенең идарә органнарын формалаштыруда һәм аларның эшчәнлегендә, икътисадның күп тармакларын, сәламәтлек саклау һәм халык мәгарифе системаларын, фән, мәдәният, сәнгать, матбугат чараларын үстерүдә татарлар мөһим роль уйный.

19601970 елларда республикада татар теленең йогынтысын чикләү, татарларны хөкүмәт һәм партия органнарындагы югары җаваплы урыннардан, матбугат чараларыннан, вузлардан, мәдәният учреждениеләреннән һ. б. өлкәләрдән кысрыклау һәм башкорт кадрлары белән алыштыру тенденциясе урнаша. Бу шартларда татарларның бер өлеше формаль рәвештә үзен башкорт дип танырга мәҗбүр була.

19902000 еллар башында татарларны кысрыклау сәясәте яңа төс ала: күп кенә татар мәктәпләре һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре ябыла һәм башкорт учреждениеләре итеп үзгәртелә. Татарлар, руслар һәм башкортлар сан ягыннан бер үк дәрәҗәдә булуга карамастан, татар теленә дәүләт теле статусы бирелми. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләрен бозып күрсәтү аркасында республикада башкортлар саны татарлар исәбенә шактый арта.

Remove ads

Тарихи контекст

Thumb
Дөньяда бер генә булган башкорт-татарларга гомуми (дөйөм) һәйкәл. Ырынбурны дутовчылар һөҗүменнән саклаганда һәлак булган татар һәм башкорт милләтле кызылгвардеецлары гомуми каберендә кабер ташы. Бәрде, Ырынбур.

Башкорт-татар кемлекләре мәсьәләсеРоссия байрагы Россия Федерациясе эчендә яшәгән кардәш башкорт һәм татар халыкларының сәяси яктан актив милләтпәрвәр зыялыларны борчыган милли кемлек төшенчәләре тирәсендәге бәхәсләр.[1][2]

Туктамый үсә торган глобальләшү тәэсире астында кушма кемлекләр тудыра башлаган кемлек кризисларының милләт төшенчәсе тирәсендәгеләрнең аерым бер очрагы.

Remove ads

Башкорт-татар арасындагы шәхесләр

Карашлар төрлелеге

  • Татарлар һәм башкортлар ― махсус бүленгән бер халык.[3][4]
  • Башкортлар ― уйлап чыгарылган милләт.[3][4][5].[6]
  • Татарлар һәм башкортлар ике аерым халык.[4]
  • Тел ― милли кемлекнең нигезе түгел.[7][8][9][10][11]

Аерым танылган шәхесләр карашлары

  • Вил Мирзаянов: Башкорт теленең Башкортостанда укытылуы дөрөс[12]
  • Дамир Исхаков: «Башкортлар тарихы турында иң сыйфатлы хезмәтне Зәки Вәлиди язган. Анардан соң бар язылганы ― миф»[5]
  • Кәрим Яушев: «Башкортстанда узган һәр җанисәп алдыннан теге яки бу авылда татарлар түгел, башкортлар яши дип пропаганда башлана»[5]
  • Рафаил Хәким: Башкортлар юк. Башкортлар – бу татарларның өләше. Башкортлар бу татарларны басу өчен большевикларның идеясе. [3][13][14]
  • Марат Колшәрипов: «... [Б]асманың[15][16][17] редакцион коллегия һәм фәнни җитәкчесе тарих фәннәре докторы Рафаил Хәким Көнбатыш Урал алды төбәкнең һәм гомумән Көньяк Урал якларының борынгы һәм урта гасырлар тарихына бәйле күпсанлы фальсификацияләр, беръяклылык һәм махсус бозулар кертмәсә, бу хезмәтнең чыгуга бик шат булыр идек.»[4]
Remove ads

Тел мәсьәләсе һәм башкортларның үзләрен саклау көче

Башкортлар арасында еш татар телендә яки суржик аналогиясендәге "с"-ыплашкан сөйләшү очрый. Әмма кайбер галимнәр уйлавынча татар телендә сөйләшү ― бу татар милли кемлегенең төп күрсәткече түгел.[7][8][9][10]. Чөнки аерым башкорт теле графикасы, нормалары тик 1920 нчы елларда туа, шуңа күрә башкортлар әсәрләрен татар телендә язды. Башкорт әдәби теле — ясалма тел[18] буларак башкорт халкының диалект күптөрлелеген күрсәтү көче булмый, чөнки — татар теле бик якын.

1918 елда Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә "башкорт телендә китаплар, әлифбалар, дәреслекләр кирәк" дигән эш калкып чыга. Галимҗан Ибраһимов, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының Уфа һәм Казан губернасында яшәүчеләр арасында барган бәхәс-тарткалашны җентекле тикшереп, "башкорт телен, әдәбиятын тудыру теләге ― башкорт милләтчелеге түгел", дигән нәтиҗәгә килә.[19] Марксизм галиме һәм коммунизм тарафдары, ялкынлы публицист-трибун буларак, Галимҗан Ибраһимов башкортларның бу мәсьәләне үзләре теләгәнчә хәл итү юлында тора. Бу турыда ул түбәндәгеләрне яза:

“Татар әдәбиятыннан зур бер өлкәнең аерылып чыгуы олуг бер югалту булса да, тарих китереп чыгарган фактлар белән исәпләшергә мәҗбүрбез...

Башкортлар тели икән — мәктәп һәм театрдамы, прошениелар яки әдәбиятта — аларның аерым юл тотарга теләвенә каршы көрәшергә без, татар әдәбиятчыларның, бернинди хакы юк".

“Мин сүземне татар милләтчеләренә каратып сөйләмим. Алар арасында башкортларны әдәби-мәдәни яктан татарлаштырырга тансык һәм, шулай итеп, татарлыкны көчәйтү фикерендәгеләр, әлбәттә, бар, һәм татар милләтчесе өчен бу бик табигый бер фикердер. Әмма коммунистлар арасында бу хакта ике сүз булуына урын юк".[20]

Remove ads

Чыгу юлы

Зональ башкорт-татар телен төзү. Ил нигезендә уртак башкорт-татар әдәбияты.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Ишмөхәммәт Галәветдинов: Башҡорт әҙәби теле нисек барлыҡҡа килде?(үле сылтама)
  • Горенбург Д. К исследованию механизма национальной принадлежности у татар и башкир в Башкортостане. Перевод статьи: Gorenburg D. Identity change in Bashkortostan: Tatars into Bashkirs and back // Ethnic and Racial Studies. 1999. Vol. 22. No.3. P. 554–580. Авт. пер. И. В. Кучумова.
  • Казанда башкорт булу җиңел.
  • Башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле Башкорт-татар мөнәсәбәтләре турасында ла
  • Татар ШТКсы татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында шаярып, дуслыкка чакырды
  • Городецкая И.М., Рогов М.Г., Блохин А.Б. Межэтнические отношения русского, татарского и башкирского народов // Проблемы cоциальной психологии личности.
  • Вестник Башкирского университета. 2015. Т. 20. №2 681БАШКИРО-ТАТАРСКИЙ ЭТНОСОЦИАЛЬНЫЙ СИМБИОЗ С ТОЧКИ ЗРЕНИЯ ИСТОРИОСОФИИ 2021 елның 23 апрель көнендә архивланган.
  • Шафигуллин, Наиль Габдуллович. Татаро-башкирские секции партийных комитетов в восстановительный период (1921-1926 гг.) [Текст] : Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидата исторических наук. (570) / Казан. гос. ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина. — Казань : [б. и.], 1972. — 25 с.
  • Gorenburg Dm. Identity change in Bashkortostan: Tatars into Bashkirs and back // Ethnic and Racial Studies. 1999. Vol. 22. №3. P. 553-580./ Пер. И.В.Кучумова.
  • Горенбург Д. Татары – башкиры – снова татары: изменения этнической идентичности в Башкортостане // Вестник Евразии. 2004. №1. С.65-77.
  • Буранчин А.М. Проблема этнической и языковой идентичности северо-западных башкир // Национальные и языковые процессы в Республике Башкортостан: история и современность: Информационно-аналитический бюллетень ИГИ АН РБ № 5-6. – Уфа, 2007. С.65-69.
  • Гарипова Ф.Х. Языковая политика и общественная мысль. – Уфа, 2009.
  • Гревингхольт Й. Республика Башкортостан. Становление авторитарного режима. — Казань, 2006
  • Кузеев Р. Г. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала: этногенетический взгляд на историю. — Уфа, 1992.
  • Садыкова, Лиана Рифовна.Сохранение и трансформация этнокультурной идентичности в условиях эмиграции: на примере "тюрко-татарской" диаспоры США : диссертация ... кандидата исторических наук : 07.00.07 / Садыкова Лиана Рифовна; [Место защиты: Удмурт. гос. ун-т]. — Уфа, 2012. — 208 с.
Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads