Бегали Касыймов
үзбәк әдәбият галиме, профессор From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Бегали Касыймов (үзб. Begali Qosimov, 1942 елның 19 декабре, СССР, Үзбәкстан ССР, Кашкадәрья өлкәсе, Касби районы, Денау ― 2004 елның 25 сентябре, Үзбәкстан, Ташкент) ― әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы (1984), профессор (1986), Үзбәкстанның атказанган фән эшлеклесе (1999). 1980 елдан Үзбәкстан язучылар берлеге әгъзасы[1]. Татар әдәбияты турында дистәләгән мәкалә язган.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1942 елның 19 декабрендә Үзбәкстан ССР Кашкадәрья өлкәсенең Касби районы Денау кышлагында туган. Урта белемне туган кышлагында алган. 1958―1963 елларда Ташкент дәүләт университетының (2000 елдан Үзбәкстан Милли университеты[d]) филология факультетында укыган. 1963―1966 елларда аспирантурада укыган. «Мирмухсин Шермухамедов (Фикри) һәм аның әдәби мохите» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.
1966 елдан башлап Ташкент дәүләт университетының үзбәк әдәбияты кафедрасында укытучы, аннары өлкән укытучы, доцент булып эшләгән. 1984 елда «XX гасыр башы үзбәк поэзиясе (1905―1917 елларда революцион поэзиянең барлыкка килүе һәм үсеше)» темасына докторлык диссертациясе яклаган. 1986 елдан профессор.
Remove ads
Гыйльми эшчәнлеге
Уннан артык фәнни монография һәм уннан артык исемдә дәреслек, фәнни-методик әсбаплар, 300дән артык гыйльми мәкаләләр авторы[2]. 1993 елдан Милли яңарыш чоры әдәбияты кафедрасына нигез салучы һәм аның мөдире. Кафедраның киң халыкара фәнни-педагогик элемтәләре барлыкка килгән. Классик һәм заманча үзбәк әдәбияты, төрки халыклар әдәбияты проблемалары буенча дистәләгән тикшеренүләр авторы: «Мирмөхсин Шермухамедов» (1967), «Абдулла Авләни» (1979), «Исмәгыйльбәк Гаспринский» (1992), «Мәхмүтхуҗа Бехбуди» (1997) һ. б.
1964 елдан башлап матбугатта мәкаләләре чыгып килә. Беренче мәкаләсе 1964 елда «Сирдарё ҳақиқати» / «Сырдарьинская правда» газетасында басылып чыга. «Мирмөхсин Шермухамедов» дип аталган беренче брошюрасы 1967 елда киң җәмәгатьчелек өчен чыгарыла[3]. 1980 елда Үзбәкстан язучылар берлегенә керә. Үзбәк классик һәм яңа әдәбиятлары проблемалары буенча тикшеренүләр үткәрә. Милли яңарыш мәсьәләләре, мәгърифәтчелек әдәбияты проблемалары белән кызыксына, әлеге темага фәнни хезмәтләр бастыра.
Төрки дөньяның уяну мәсьәләсен, үзара әдәби бәйләнешләрне өйрәнә. 1997 елда Төркиянең Ататөрк исемендәге мәдәни үзәгенең мактаулы әгъзасы итеп алынган. Әнкарада басылган 33 томлы «Төрки дөнья әдәбияты»нда үзбәк әдәбияты буенча җаваплы була.
1998 елдан 2002 елга кадәр ― Филология өлкәсендә фән һәм технологияләр буенча республика дәүләт комитетының социаль-гуманитар фәннәр буенча эксперт советы рәисе, 1995 елдан 1999 елга кадәр һәм 2002 елдан 2004 елга кадәр ― Үзбәкстан Милли университеты каршындагы филология фәннәре буенча махсуслаштырылган совет рәисе. Республикада нәшер ителүче «Маърифат» газетасы һәм «ЎзМУ хабарлари» журналы һәм Төркиядә һәм Казакъстанда нәшер ителгән башка журналларның редколлегиясе әгъзасы булган.
Галимнең хезмәтләре рус, төрек, француз һәм татар телләренә тәрҗемә ителгән.
Татар-үзбәк багланышлары
Татар әдәбиятына, үзара багланышларга багышланган махсус язмалары 1986 елда дөнья күргән «Салом, келажак» җыентыгында (Ташкент: Г. Голәм исемендәге нәшрият, 1986) туплап бирелгән. «Шәһри Болгар хикәяте» һәм «Болгар хакыйкате» язмаларында Болгарның Александр Македонский заманында нигез салынуы бәян ителә. «Сарай язмышы» мәкаләсендә Алтын Урда башкаласы тарихы бәян ителә. Дүртенче мәкаләдә Сөембикә ханбикәнең фаҗигале язмышы сурәтләнә. Алдагы ике язмада XVIII―XIX гасырлардагы татарлар белән бәйле аерым тарихи вакыйгалар бәян ителә. Ш. Мәрҗанигә аерым мәкалә багышланган. «Истикболга йул изләб» һәм «Ягона максад йулида» мәкаләләрендә XX гасыр башы ― Октябрь инкыйлабыннан соңгы дистә еллардагы әдәби-мәдәни-мәгърифәти бәйләнешләр хакында сүз бара. Җыентыкта Габдулла Тукай турында «Халык сөйгән шагыйрь» дигән махсус мәкалә урнаштырылган[4].
Әсәрләре
- Мирмуҳсин Шермуҳамедов. 1967-йил.
- Абдулла Авлоний. 1979-йил.
- Излай-излай топганим. 1983-йил.
- Салом, келажак. 1986-йил.
- Маърифат дарғалари. 1990-йил.
- Ismoilbek Gaspirali. 1992-yil.
- Maslakdoshlar (Behbudiy, Ajziy, Fitrat). 1994-yil.
- Milliy uygʻonish: jasorat, maʼrifat, fidoyilik. 2002-yil.
Текстологик тикшеренүләре
- Navoiyning nigohi tushgan… (Navoiy antologiyasi). 1987-yil.
- Tavallo. Ravnaqul islom. 1993-yil.
- Behbudiy. Tanlangan asarlar. 1997-yil (1-nashr), 1999-yil (2-nashr).
- Abdulla Avloniy. Tanlangan asarlar. I-II jildlar. 1998-yil.
- Sidqiy-Xondayliqiy. Tanlangan asarlar. 1998-yil.
- Ibrat, Ajziy, Soʻfizoda. Tanlangan asarlar. 1999-yil.
- Yusuf Saryomiy. Tanlangan asarlar. 2002-yil.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1993 ― Ясәви исемендәге халыкара премия
- 1999 ― Үзбәкстанның атказанган фән эшлеклесе
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads