Кашкадәрья өлкәсе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кашкадәрья өлкәсе
Remove ads

Кашкадәрья өлкәсе (Кашкадәрья вилаяте, үзб. Qashqadaryo viloyati) — Үзбәкстандагы 12 дән бер өлкә. Мәркәзе — Каршы шәһәре.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...
Remove ads

География

Кашкадәрья өлкәсе Үзбәкстанның көньяк өлешендә Кашкадәрья елгасы бассейнында Памир-Алай тауларының көнбатыш битләвендә урнашкан.

Өлкәнең җирләре мәйданы 28 400 км² тәшкил итә.

Тарих

Кашкадәрья өлкәсе 1943 елның 20 гыйнварында оештырылган. Аның эченә Каршы һәм Шәһресәбз шәһәрләре һәм Бохара өлкәсеннән чыгарылган Бишкәнт, Гузар, Диһканабад, Камәши, Каршы, Касан, Китаб, Чиракчы, Шәһресәбз һәм Яккабаг районнары кергәннәр.

1960 елның 25 гыйнварында өлкә бетерелгән, әмма 1964 елның 7 мартында кире оештырылган.

Халык

Халык исәбе — 2 722 900 кеше (2011).

Зур торак пунктлар: Каршы, Шәһресәбз, Китаб, Касан, Мөбарәк, Яккабаг, Гузар, Чиракчы, Диһканабад, Кәсби, Нишан, Миришкар и Камәши.

Күренекле кешеләр

Идарә-җир төзелеше

Thumb
Кашкадәрья өлкәсенең идарә-җир бүленеше

Өлкә 13 районына (төмәненә) бүленә:

  • Гузар районы (3) — Гузар
  • Диһканабад районы (2) — Кәрәшинә
  • Камәши районы (4) — Камәши
  • Каршы районы (5) — Бишкәнт
  • Касан районы (6) — Касан
  • Кәсби районы (7) — Муглан
  • Китаб районы (8) — Китаб
  • Миришкар районы (9) — Яңа Миришкар
  • Мөбарәк районы (10) — Мөбарәк
  • Нишан районы (11) — Яңа Нишан
  • Чиракчы районы (1) — Чиракчы
  • Шәһресәбз районы (12) — Шәһресәбз
  • Яккабаг районы (13) — Яккабаг

Мәркәзе — Каршы шәһәре.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads