Белорет

From Wikipedia, the free encyclopedia

Белоретmap
Remove ads

БелоретБашкортстан республикасындагы моношәһәр. Башкортстанның мөһим сәнәгать үзәге.

Кыска фактлар Белорет, Нигезләнү датасы ...

Белорет районы территориясендә Башкортстанның иң зур түбәләре: Ямантау (1640 м) белән Ирәмәл (1582 м) урнашкан.

Remove ads

Тарихи мәгълүмат

1762 елда Агыйдел елгасы буенда беренче корыч эретү заводы пәйда булган. 1774 елны заводны Пугачев отрядлары көлен күккә очыра. Еллар үтү белән ул Белорет шәһәренә әйләнгән. 2001 елдан завод «Мечел» компаниясенә карый. 2012 елда биредә 6 мең кеше эшли. 1977 елны КПСС ҮК карары белән 40 км читтә урманлы тайга эчендә яшерен хәрби база төзелә башлый. Серлелекне саклау өчен ул металлурглар шәһәре Белоретка буйсына. 1995 елны «Белорет-15» һәм «Белорет-16» бистәләре шәһәрдән чыгарыла һәм «Межгорье» исеме белән аерым шәһәр булып санала башлый. Бүгенгә кадәр базаның нинди максатларга хезмәт итүе билгесез булып кала. Анда яшәүчеләр Ерак Төньякта яшәүчеләргә тигезләнгәннәр.

Шәһәрдә халыкара икътисад һәм хокук институты, Магнитогорски техник университеты филиаллары, медицина, металлург, педагогия колледжлары, 25нче, 21нче санлы лицей, Янбай Хамматов исемендәге башкорт гимназия эшли.

«Белорецкий рабочий», «Металлург», «Урал» газеталары рус һәм башкорт телләрендә чыга. «Белорет ТВ-6» телекомпаниясе эфирга чыга.

Белорет районында һәм шәһәрендә зур күпчелек халкын руслар белән башкортлар алып тора. Сигез меңнән артык татар яши. Районда һәм шәһәрдә 1990 елдан бирле эшләп килүче Татар иҗтимагый үзәге бүлеге актив эшли. Җитәкчесе Әлфирә Хәлиуллина.

Remove ads

Халык

1897[4]1926[4]1939[4]1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]2002[9]2010[10]
~8 300 ~19 900 ~40 600 59 155 67 099 71 246 72 434 71 093 68 806

Икътисады

  • Белорет рессораллар һәм пружиналар заводы - трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары эшләүче, автомобил сәнәгате, юл транспорты, энергетика өчен комплектлау (эссе һәм салкын уралган пружиналар, автомобиль һәм трактор рессорлар, тәгәрмәч чылбыры буынының трак бармаклары) һәм запас чәсләр җитештерелә. Составы: эссе килеш уралган пружиналар һәм рессорлар җитештерү цехлары, салкын килеш уралган пружиналар җитештерү, төзәтү-механика, төзәтү-энергетика, транспорт-склад участкалары. 2010 елда 396 кеше эшләгән. Продукциясе БР һәм РФ ның башка төбәкләренең 200 дән артык предприятиесенә җибәрелә, якын чит илләргә чыгарыла[11].

Танылган шәхесләр

Урамнар

Фотогалерея

Искәрмәләр

Чыганак

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads