Корыч
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Корыч — тимер белән углеродның (шулай ук башка элементлар) чүкелүчән эретмәсе. Углеродның авырлык буенча өлеше корычның төренә карап 0,2%тан 2,1%ка кадәр тәшкил итә. Углерод тимер эретмәләренең ныклыгы һәм катылыгын арттыру, сыгылмалылыгын азайту максаты белән кушыла.

Корыч — машина төзүдә, транспортта, төзүчелектә һәм халык көнкүрешенең башка өлкәләрендә иң мөһим конструкцион материал булып тора.
Составына марганис, кремний, күкертле, фосфор катышмалары, шулай ук легирлау элементлары (хром, никел, молибден, вольфрам, ванадий, бакыр, кобальт һ.б.) керә. Үзенчәлекләре химик составына, микротөзелешен, иләү ысулларына бәйле.
Remove ads
Корыч җитештерү
2007 ел
2008 ел
2008 елда аңа кадәрге 11 ел эчендә еллык корыч җитештерү күләме кими. 2008 елда дөньяда 1 млрд 329,7 млн т. корыч җитетерелә, бу 2007 ел белән чагыштырганда 1,2% азрак.
2009 ел
2009 елның беренче алты айлык нәтиҗәсе буенча бөтендөнья корыч кою тармагында туплам өлеше 98% булган 66 илнең алдагы елның шушы ук дәверенә карата корыч җитештерүе 21,3%ка кими (World Steel Association статистикасы буенча 698,2 млн тоннан 549,3 млн тоннга кадәр).
Кытай 2008 елның шушы ук дәверенә карата җитештерүне 1,2% ка (266,6 млн тоннга кадәр), Һиндстан 1,3%ка (27,6 млн тоннга кадәр) арттыра.
АКШда җитештерү 51,5%, Япониядә — 40,7%, Көньяк Кореядә — 17,3%, Германиядә — 43,5%, Италиядә — 42,8%, Франциядә — 41,5%, Бөекбританиядә — 41,8%, Бразилиядә — 39,5%, Россиядә — 30,2%, Украинада — 38,8%ка кими.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads