Бозаяз районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Бозаяз районы (рус. Бузовьязовский район, баш. Боҙаяҙ районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1935—1956 елларда гамәлдә торган.
Remove ads
Җәгърафик урнашу
Район АССРның үзәк өлешендә урнашкан; төньякта Уфа районы белән, көнчыгышта — Кырмыскалы районы белән, көньякта — Авыргазы районы белән, көнбатышта Дәүләкән вә Чишмә районнары белән чиктәш булган.
Тарих
Бозаяз районы 1935 елның 31 гыйнварында булдырылган.
1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.
1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Авыргазы һәм Кырмыскалы районнары составына кертелгәннәр.
Матбугат

«Коммунизм юлы» – Бозаяз районында атнага 3 тапкыр татарча нәшер ителгән иҗтимагый - сәяси басма. 1936 елның мартыннан 1956 елның мартына кадәр «Сталин юлыннан» исеме белән, 1956 елның мартыннан июленә кадәр «Коммунизм юлы» исеме белән нәшер ителә. КПССның Бозаяз районы комитеты органы булган.[1]
Административ бүленеш
Район 17 авыл шурасына бүленгән (1940):
Халык
1939 елда Бозаяз районы халкы 39 957 кеше тәшкил иткән, шул исәптә «махсус контингент» — 852 кеше.[2] Милли составында татарлар өстенлек иткәннәр — 21 366 кеше (53,5%), руслар — 12 330 кеше (30,9%), украиннар — 2 017 кеше (5,0%), башкортлар — 1 704 кеше (4,3%), мордва — 1 356 (3,4%), чуашлар — 1 070 кеше (2,7%).[3]
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads