Борис Заходер
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Борис Владимир улы Заходер (рус. Бори́с Влади́мирович Заходе́р; 1918 елның 9 сентябре — 2000 елның 7 ноябре) — рус һәм совет шагыйре, балалар язучысы, тәрҗемәче.
Борис Заходер 1918 елның 9 сентябрендә Бессарабиянең кечкенә Кагул шәһәрендә дөньяга килә (хәзерге Молдавиянең Кагул районы). Балачактан ук биология белән кызыксына, Мәскәү һәм Казан университетларының биология бүлекләрендә укый.
СССРда танылуны Борис Заходерга аның тәрҗемәләре китерә. Ул «Винни-Пух маҗаралары», «Мэри Поппинс», «Питер Пэн», «Алиса могҗизалар дөньясында» кебек әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итә. Шулай ук ул Иоганн Гете хезмәтләрен тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнә.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads