Василий Сухомлинский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Сухомлинский Василий Александрович (укр. Василь Олександрович Сухомлинський; 28 сентябрь 1918 ел — 2 сентябрь 1970 ел) — совет новатор-педагогы, язучы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Педагогия фәннәре кандидаты (1955), Украина ССР ы мәктәбенең атказанган укытучысы (1958), ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (1968), Социалистик Хезмәт Герое (1968).
Remove ads
Биографиясе
Василий Александрович Сухомлинский 1918 елның 28 сентябрендә Украина Державасы Херсон губернасының Александрий өязе (хәзер Украинаның Кировоград өлкәсе) Васильевка авылында ярлы гаиләсендә туган.
1933 елда Василий Кременчук педагогия институтының рабфагына керә, аннары вузда укуын дәвам итә. 17 яшендә авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Полтава пединститутына күчеп, аны тәмамлаганнан соң туган төягенә кайтып, Онуфриев урта мәктәбендә украин теле һәм әдәбиятен укыта башлый.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Сухомлинский үзе теләп фронтка китә. Кече политрук дәрәҗәсендә Мәскәүне дошманнан саклауда катнаша, 1942 елның гыйнварындагы алышларның берсендә каты яралана, туп ярчыгы күкрәгендә бөтенләйгә торып кала. Уралдагы госпитальләрнең берсендә дәваланганнан соң тагын да фронтка җибәрүләрен сорый, әмма комиссия аны хәтта чикләнгән кимәлдә дә хәрби хезмәткә яраклы дип тапмый. Туган төбәге дошманнан азат ителгәч, Сухомлинский үз ягына кайта. 1948 елда ул Кировоград өлкәсенең Онуфриев районы Павлыш мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада гомеренең соңгы көненә чаклы (1970 елның 2 сентябре) эшли.
Remove ads
Хезмәтләре
Василий Сухомлинский — 40 монография һәм брошюра, 600 дән артык мәкалә, 1200 хикәя һәм әкият авторы. Гыйльми хезмәтләрен һәм мәкаләләрен рус телендә, ә әдәби әсәрләрен туган украин телендә язган. Аның төрле телләрдә нәшер ителгән китапларның гомуми тиражы 4 миллион данәгә якын
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Социалистик Хезмәт Герое (1968)
- Ике Ленин ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- Кировоград шәһәренең Почётлы гражданы (1998)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads