Венера Рәхимова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Венера Рәхимова
Remove ads

Венера Рәхимова, Венера Тимерхан кызы Рәхимова (1946 елның 10 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья) — курчак театры актрисасы, Уфа, Нальчик һәм Мәскәү шәһәрләре курчак театрларында хезмәт иткән. Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (1984), Башкортстан АССР халык артисты (1985). Мәскәүдә Үзәк телевидениенең балалар өчен тапшыруларында күпләгән рольләр башкара.

Кыска фактлар Туганда бирелгән исеме:, Туу датасы: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1946 елның 10 июнендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Кардәрья кышлагында туган[1]. Стәрлетамак мәдәни-агарту укуханәсен (хәзерге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлаган (1967, Г. Х. Хәбибуллин курсы). 19671986 елларда Уфада Башкорт курчак театрында эшли. 19871990 елларда Нальчикта Кабарда-Балкар курчак театрында, 19911994 елларда Мәскәүнең «Тылсымлы куык» (рус. Волшебная лампа) балалар китабы театрында[2] хезмәт куя.

Remove ads

Иҗаты

Фильмография

  • 2007 — «Канун һәм тәртип» — эпизод
  • 2014 — «Карпов» (телесериал). Өченче сезон (28 серия) — Зина түтәй
  • 2015 — «Версия» — эпизод
  • 2015-2017 — «Соңгы мент» — карчык

Мультфильмнарда тавыш яздыру

  • 1997 — «Тылсымлы сорнай» — Уаиг анасы
  • 1997-1999 — «Белмәмешнең Айга сәяхәте» — Белмәмеш
  • 2010 — «Песи малае һәм аның дуслары маҗаралары»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Туганнары

Бертуган энесе — Таһир Рәхимов (1963), кино- һәм театр актеры, РФ атказанган артисты (Мәскәү).

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads