Венера Рәхимова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Венера Рәхимова, Венера Тимерхан кызы Рәхимова (1946 елның 10 июне, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Кардәрья) — курчак театры актрисасы, Уфа, Нальчик һәм Мәскәү шәһәрләре курчак театрларында хезмәт иткән. Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты (1984), Башкортстан АССР халык артисты (1985). Мәскәүдә Үзәк телевидениенең балалар өчен тапшыруларында күпләгән рольләр башкара.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 10 июнендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Кардәрья кышлагында туган[1]. Стәрлетамак мәдәни-агарту укуханәсен (хәзерге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлаган (1967, Г. Х. Хәбибуллин курсы). 1967—1986 елларда Уфада Башкорт курчак театрында эшли. 1987—1990 елларда Нальчикта Кабарда-Балкар курчак театрында, 1991—1994 елларда Мәскәүнең «Тылсымлы куык» (рус. Волшебная лампа) балалар китабы театрында[2] хезмәт куя.
Remove ads
Иҗаты
Фильмография
Мультфильмнарда тавыш яздыру
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1977 — БАССР атказанган артисты
- 1978 — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халыклары милли драматургиясе бөтенсоюз фестивале (Горький) — диплом.
- 1984 — Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге премиясе — «Уфа курчак театрында башкарган Малай («Ак пароход», Ч. Т. Айтматов), Галимә («Кара йөзләр» Мәҗит Гафури), Буратино («Буратино маҗаралары» А. Н. Толстой) образлары өчен»[3]
- 1985 — БАССР халык артисты
Туганнары
Бертуган энесе — Таһир Рәхимов (1963), кино- һәм театр актеры, РФ атказанган артисты (Мәскәү).
- Туганнан туган энесе — Роман Рәхимов (1998), киноактер (АКШ).
Сылтамалар
- Рахимова Венера Тимерхановна. kino-teatr.ru(рус.)
- Рахимова Венера Тимерхановна 2017 елның 2 декабрь көнендә архивланган.. Башкирская энциклопедия(рус.)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads