Виталий Герасимов (1977)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Виталий Петрович Герасимов (1977 елның 9 июле, Казан) — Россия хәрби башлыгы, генерал-майор, Үзәк хәрби округның 41 нче гомум хәрби армиясе командующийның беренче урынбасары — штаб башлыгы.
Remove ads
Тормыш юлы
Виталий Герасимов 1977 елның 9 июлендә Казанда туа. 1999 елда Бөек Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге Чиләбе югары танк команда училищесының Казан филиалын тәмамлый.
1999 елдан 2005 елга кадәр — танк взводы командиры, танк ротасы командиры, Төньяк Кавказ һәм Ерак Көнчыгыш хәрби округларында танк батальонының укыту штабы башлыгы вазыйфаларында хезмәт итә. 2007 елда Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Гомуми хәрби академиясен тәмамлаган. Шул ук елдан Төньяк Кавказ хәрби округында мотоукчылар батальоны командиры.
2010—2013 елларда — Үзәк хәрби округның 41 нче гомуми хәрби армиясенең 74 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасының командиры урынбасары — штаб башлыгы (Юрга, Кемерово өлкәсе). 2013 елдан — Үзәк хәрби округның 2 нче гвардия гомум хәрби армиясенең 15 нче аерым мотоукчылар бригадасы командиры (Самар өлкәсе).
Украинаның InformNapalm сайты Герасимовны Донбасс сугышында катнашучы ДНР һәм ЛНР Кораллы формированиеләренә ярдәм күрсәтүдә берничә тапкыр гаепләгән. «Миротворец» сайты Герасимовны Украинаның милли куркынычсызлыгына куркыныч янаучы затлар исемлегенә керткән.
2014 елдан — Россия Федерациясе Кораллы көчләренең гомуми Хәрби академиясенең тактика кафедрасы башлыгы.
2019 елдан — 90 нчы гвардия танк дивизиясе командиры (Екатеринбург)[1]. 2020 елдан — Үзәк хәрби округның 41 нче гомум хәрби армиясе командующийның беренче урынбасары — штаб башлыгы (Новосибирск).
Икенче чечен сугышында һәм Россиянең Сириядәге хәрби операциясендә катнашкан.
Өйләнгән, улы бар.
Remove ads
Бүләкләр
- Кылыч белән IV дәрәҗә дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены[2];
- Батырлык ордены;
- «Хәрби казанышлары өчен» ордены;
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале;
- I дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале;
- I, II һәм III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен» медале;
- «Кырым кайтуы өчен» медале;
- «Сириядәге хәрби операциядә катнашучы» медале.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads