Владимир Федотов (1950)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владимир Федотов (1950)
Remove ads

Владимир Федотов (Владимир Сергей улы Федотов, рус. Владимир Сергеевич Федотов) – баянчы артист, КФУ ның филология һәм мәдәниятара аралашу институты профессоры (2003). ТАССР (1986) һәм РФ (2001) атказанган, Татарстанның халык (1993) артисты. М. Җәлил (1990) һәм Тукай (2010) премияләре лауреаты.

Кыска фактлар Владимир Федотов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Владимир Федотов
Thumb
Владимир Федотов

1950 елның 13 гыйнваренда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Октябрьск шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясен (1984), шунда ук аспирантураны (1987) тәмамлаган. Уку йортында алган белгечлекләре: концерт башкаручысы, укытучы, халык уен кораллары оркестры дирижёры, баянчы.

Иҗаты

40 еллык иҗат гомерендә дөньяның 15 илендә 8 000 концертта уйнаган. Аның иҗатына, баянда уйнау осталыгына төрле телләрдәге матбугат чараларында 60 лап мәкалә багышланган. Аларда баянда төрле халык көйләрен башкарганда милли нечкәлекләрне сизгер тоемлавы, нюансларны төгәл бирүе ассызыклана.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (хәзер КФУ составында) музыка уен кораллары һәм татар музыка сәнгате кафедралары профессоры буларак, баянда уйнау тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтә.

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads