Владислав Залеский

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владислав Залеский
Remove ads

Владислав Залеский (Владислав Франц улы Залеский, 11 февраль 1861(1861-02-11), Казан, Россия империясе — 15 февраль 1922, Томск, Тум губернасы, РСФСР[d]) — хокук белгече, икътисадчы, җәмәгать эшлеклесе, сәяси икътисад докторы (1899), профессор (1901). 1890-1900 елларда Казан мәхкәмә пулатында: антлы рәсми дәгъва вәкиле ярдәмчесе (1890-1894), антлы рәсми дәгъва вәкиле (1894-1900). 1893-1919 елларда Казан университетында укыткан. 1905 елдан «Рус халкы берлеге»нең Казан бүлеге рәисе, «Черносотенец», «Сошники», «Предвыборная газета» гәҗитләре мөхәррире. Фәлсәфә тарихына, хокук назариясенә һәм икътисадка караган фәнни хезмәтләр авторы.

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads