Вәлиулла Мортазин-Иманский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вәлиулла Гайназар улы Мортазин — Сәйяр һәм Ширкәт труппалары артисты, режиссеры, башкорт һөнәри театрына нигез салучы, БАССР халык (1922), РСФСР атказанган (1935) артисты.
Ул хәзерге Ырынбур өлкәсенең Октябрь районы Имангол дигән татар авылында 1885 елда дөньяга килә. Сәхнәдә беренче адымнарын Ырынбурда И.Кудашев-Ашказарский, Н.Гайнуллин, Ә.Кулалаев, Н.Хәйретдинов белән бергә ясый. Соңыннан Габдулла Кариев белән берлектә, беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр»ны төзи һәм, 1915 елда «Ширкәт»не төзелгәнче, анда актер, режиссер сыйфатында хезмәт итә.
Октябрь инкыйлабыннан соң, Вәлиулла Мортазин башкорт профессиональ театры булдыру эшенә керешә. 1919 елда ул Стәрлетамакта яңа төзелгән Башкорт драма театрына баш режиссер итеп куела. 1937 елга кадәр Башкортстан хөкүмәтендә мәдәният өчен җаваплы вазифалы урыннар били.
Дөньяны кабул итүе, иҗат юнәлеше ягыннан күбрәк романтизмга тартылган шәхес буларак, артист Фердинанд (“Мәкер һәм мәхәббәт”), Фәхретдин (“Мосыйбәте Фәхретдин”), Сөләйман (“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”) кебек күтәренке рух, романтик пафос, патетика таләп иткән рольләрдә уңыш казана. Әмма ул реалистик репертуарны да читләтми.
Режиссер буларак та Вәлиулла Мортазин куяр өчен күбрәк “Әлмансур” (Г.Гейне), “Хөкемдә хаталык” (А.Деннери), “Карагол” (Д.Юлтый), “Башкорт туе” (М.Буранголов) кебек югары стильдәге әсәрләр сайлый. Шәехзадә Бабичның "Газазил" поэмасын сәхнәләштерә.
1926 елда Төхфәт Ченәкәй белән берлектә татар театрының тарихына багышланган китап чыгаралар.[1]
Вәлиулла Мортазин-Иманский — шәхес культы корбаны.
Remove ads
Чыганаклар
- http://encycl.bash-portal.ru/imanskiy.htm(үле+сылтама)
- Во имя театра без границ 2010 елның 8 гыйнвар көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads