Габдулла Шамуков
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Габдулла Шамуков, Габдулла Рухулла улы Шамуков (1909 елның 11 (24) декабре — 1981 елның 21 декабре) — татар театры артисты, тәрҗемәче, ТАССРның халык артисты (1950), БАССРның атказанган артисты (1943), РСФСР халык артисты (1957), ССРБ халык артисты (1980).
Remove ads
Биографиясе
Габдулла Шамуков 1909 елның 11 декабрендә Сембер губернасының (хәзерге Сембер өлкәсенең Чардаклы районы) Әсән авылында дөньяга килә[1]. Үз авылындагы — башлангыч, Мәләкәстәге җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1929 елда Уфа шәһәренә барып, Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегенә укырга керә, аны тәмамлагач, унбиш елга якын Башкорт академия театры труппасында актёр булып эшли.
1945 елдан Казан театр училищесында сәхнә теленнән укыта.
1946 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Габдулла Шамуков Татар академия театры артисты була. 1952 елны ул Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.
Г. Шамуковның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле: ул башлыча әдәбиятның сәхнәгә якын торган жанрларында иҗат итә. Аның беренче әдәби тәҗрибәләреннән булган «Су кызы» (1942), «Рөстәм» (1944), «Серле таяк» (1944), соңрак язылганнарыннан «Уңган кыз» (1954) исемле балалар өчен әкият-пьесалары үз заманында курчак театрлары сәхнәләрендә уңыш белән баралар. Шул ук вакытларда ул әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә башлый—1944 елда сәхнәдә уйнар өчен В. Шекспирның мәшһүр «Отелло»сын тәрҗемә итә. Шуннан бирле дөнья әдәбияты, рус классикасы һәм совет драматургиясенең күп кенә күренекле әсәрләре татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә Г. Шамуков тәрҗемәсендә куела яки нәшриятларда аерым басма булып чыга.
Актёр 1981 елның 21 декабрендә (башка чыганаклар буенча — 22 декабрендә[2]) Казанда вафат була.
Remove ads
Бүләкләре
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1943)
- Татарстан АССРның халык артисты (1950)
- РСФСРның халык артисты (1957)
- ССРБның халык артисты (1980)[3]
- Ленин ордены (1966).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads