Гади торымтай

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гади торымтай
Remove ads

Гади торымтай (лат. Falco tinnunculus) — лачыннар ыругының кечкенә кошы. Үзәк Аурупада елак карчыгадан соң иң таралган ерткыч кош.

Thumb
Гади торымтай
Thumb
Falco tinnunculus alexandri

Җирән төстә, иркәкләр ачыграк төстә була. Ауразиядә һәм Африкада таралган. Татарстанда очрый. Күчмә кош. Оясын агач башларында, кыяларда, каралты-кураларда ясый. Кайчакта төркемләшеп яшиләр. Кимерүче хайваннар, кәлтәләр һәм бөҗәкләр белән тукланалар. Азык эзләгәндә вакыт-вакыт һавада бер урында эленеп тора алалар.

Remove ads

Торымтай атамасы

Казакъ (каз. тұрымтай) һәм фарсы (фар. ترمتای) телләрендә кече лачынны дербникны (лат. Falco columbarius) торымтай дип атыйлар. Бу нигезсез хәл түгел. Татар телендә торымтай кошы турында мәкальләр бар, әмма мәгънәгә караганда бу мәкальләр Falco tinnunculus (рус. пустельга) турында түгел. Мәсәлән:

  • Торымтайдан җитез кош булмас, ул да, тургай ташлап, каз тотмас;
  • Торымтайдай очкыр кош булмас.

Falco tinnunculus кошларны ауламый, ул күбесенчә тычканнарны аулый, аны татар телендә тычканчы дип та атыйлар. Вак кошларны исә дербник аулый.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads